Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Яшьлек» яшьләр үзәге бирнә җыю йоласын яңартты.

29 нчы май көнне, бала- чага конфет җыярга сумкалар тотып, Шәмәрдән авылының Төзүчеләр һәм Фатих Кәрим урамына кузгалдылар.

29 нчы май көнне, үзәктә эшләүче һәр хезмәткәр милли киемнән, йомырка җыярга кәрҗин, яулык җыярга колга, бала- чага конфет җыярга сумкалар тотып Шәмәрдән авылының Төзүчеләр һәм Фатих Кәрим урамына кузгалдылар. Урамнарны баян тавышы белән татар халык җырлары биләп алды. Яшь киленнәр колгага чиккән сөлге, кызлар баянга кулъяулык бәйләде.

Бу көнне сабантуйга чакырып такмаклар, бүләк өчен рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге урамнарда яшәүчеләр, "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләренә кушылып, жырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.

Чыганак: Молодежный центр «Яшьлек»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев