28 август 2023 яңалыклары
-
Бүген Байлар Сабасына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов килде
Ул иң элек аграр көллиятнең яңа тулай торагын карады, аннары күршедәге «Алтын туп» спорт бинасына керде. Биредә футбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
-
Авыл ипотекасын бирү вакытлыча туктатылды
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авыл ипотекасы программасы вакытлыча туктатыла. Моны төп ставканың күтәрелүе белән аңлаталар.
-
Саба районы Шекше авылында «Бал туе-2023» гөрләде
Бәйрәмгә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән дә килгәннәр.
-
Хезмәт иясе –хөрмәт иясе
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләр өчен август ае истәлекле даталарга бик бай булды. Шушы җәмгыятьтә эшләүче берничә хезмәткәр мактаулы бүләкләр алды.
-
Иләбәр авылында мөселман балалары өчен дини укулар төгәлләнде
Иләбәр авылы мәчетендә мөселман балалары өчен оештырылган дини укулар төгәлләнде.
-
28 августка һава торышы
Дүшәмбе, 28 августта, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр ява. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
КФУ профессоры Татарстанда алдагы көннәрдә һава торышы җылыначагын әйтте
Кисәк суытып җибәргәннән соң бу атнада Татарстанда янә җылыта башлаячак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының медиапорталы хәбәр итә.
-
«Аргамак» картодрымында роликлы чаңгыда ярышу буенча районара ярышлар узды
Узышларда Саба, Кукмара, Арча районнары спортчылары катнашты.