Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хезмәт иясе –хөрмәт иясе

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләр өчен август ае истәлекле даталарга бик бай булды. Шушы җәмгыятьтә эшләүче берничә хезмәткәр мактаулы бүләкләр алды.

 “Игенче” ҖЧҖ нең җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы  Зарипов, авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт  хатларын тапшырды.

Шәйхиева Алсу Тәхәветдин кызының бухгалтерия өлкәсендә стажы шактый зур. Утыз ике елын шушы эшкә багышлаган хезмәткәр ул.

Игенче

Гәрәев Рәлиф Рафаэль улының бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле. Егерме тугыз ел гомерен шофер һөнәренә тугры калып, үз эшенең остасы булып, намуслы хезмәт итә.

игенче

Яруллин Илгиз Исламгали улы хуҗалыкта 29 ел эшләү дәверендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә.

игенче

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев