Бүген Байлар Сабасына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов килде
Ул иң элек аграр көллиятнең яңа тулай торагын карады, аннары күршедәге «Алтын туп» спорт бинасына керде. Биредә футбол һәм волейбол белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Сабаның чистарту корылмаларын күзәтеп алганнан соң, индустриаль паркта булды.
Ат спорты комплексында яңа сафка баскан янкорма белән танышты. Ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне күзәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев