27 март 2024 яңалыклары
-
Нурислам Шәманов: «Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта»
Буран эзләреннән йөгереп, гөрләвекләр белән яз килде. Бу атнада райондашларыбыз сыерчыклар кайтуын күзәтте. Халыкта: «Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта», дигән сүз бар. Кайтышларына без оя да ясап куйсак, кошлар сөенеп туя алмыйлар.
-
Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак
“Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе “Россия юристлары берлеге” Бөтенроссия җәмәгать оешмасы белән берлектә 29 июнь көнне бердәм бушлай юридик ярдәм көне оештыра.
-
Бүген 27 март - Халыкара театр көне!
Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучыларны, театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!
-
VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Эспаньола» батальоны командирның техник бүлек буенча урынбасары Марат Галиев Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Рубин кушаматлы хәрбигә Россиянең дәүләт бүләген махсус хәрби операция зонасында күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы, шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә гомерен куркыныч астына куеп, кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен тапшырдылар.
-
27 март- Росгвардия көне.
Районыбызның ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре вазифасына объектларны килешүләр нигезендә саклау, сигнализация урнаштыру гына керми, аларның белеп эш итүләре нәтиҗәсендә җинаятьләр дә ачыла.