Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Нурислам Шәманов: «Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта»

Буран эзләреннән йөгереп, гөрләвекләр белән яз килде. Бу атнада райондашларыбыз сыерчыклар кайтуын күзәтте. Халыкта: «Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта», дигән сүз бар. Кайтышларына без оя да ясап куйсак, кошлар сөенеп туя алмыйлар.

Әлеге эшне яратып башкаручы Сабабаш авылыннан Нурислам Шәманов елга 200ләп сыерчык оясы ясый.

"Сайрар сыерчыкларны күргәч дөнья яме арта. Дөрес, алар безнең янда озак тормый, бала чыгарып очыруга китеп тә баралар. Ләкин бу елтыр канатлардан башка язның матурлыгы тулы булмас иде. Кызганыч, сыерчыкларны, элекке кебек, оя ясап каршы алучылар саны сирәгәя бара. Сүз уңаеннан, кошлар өчен ясалма оялар беренче тапкыр нәкъ менә безнең илдә барлыкка килгән. Кошлар артык купшы "өй"ләрне яратып бетерми. Оялар фәкатъ табигый чималдан эшләнергә тиеш. Картон, фанер, пластмассадан оя ясарга ярамый. Кошлар үзләренә куыш эзләгәндә безгэ караганда да таләпчәнрәк икән. Кеше һәм машиналар күп йөри торган җиргә урнаштырылган ояны алар яратмыйлар. Тыныч урын сайлау отышлы. Төзүченең үзендә өч оя бар. Еш кына аңа карлыгачлар да ияләшә", ди Нурислам Шәманов.

Бу нәселдән килгән сәләт. Нурислам абыйның Шәмән бабасы данлыклы балта остасы була. Ул ясаган сандыклар әле хаман да күп йортта саклана.

Агачтан ишекләр, төрле биеклектәге урындыклар, тәрәзә рамнары боларның барысын да героебыз чиксез ләззәт алып, яратып ясый. Чын останың ояларын кошлар да үз итә.

Сыерчыклар  илебезгә тынычлык, муллык алып кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев