Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген 27 март - Халыкара театр көне!

Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучыларны, театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!

Районыбызда театр сәнгатен яратучы халык яши. Театр - ул тылсым дөньясы! Анда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.

Хөрмәтле сәхнә осталары, режиссерлар, драматурглар, рәссамнар, композиторлар, артистлар, театр хезмәткәрләре! Сезнең һәркайсыгыз Театр дип аталган гомуми эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертә!

Театрда хезмәт иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек, иң кыю иҗат планнарыгызның тормышка ашуын, тамашачылар мәхәббәтен теләп калабыз! Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләр сәхнәләштереп, халкыбызга хезмәт итәргә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев