25 август 2023 яңалыклары
-
Урта Нырты авылында төзелеп килүче мәчеткә манара һәм ай кую мизгелләре
Кичә Урта Нырты авылында төзелеп килүче мәчеткә манара һәм ай урнаштырдылар.Чарада авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.
-
25 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү чарасы узды
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә гаиләләрне кабул итү тантанасы инде унынчы елын оештырылып килә, шушы вакыт эчендә анда республикабызның иң күркәм 500 дән артык гаиләләре катнашкан. Әлеге чарада безнең районнан Галиевлар гаиләсе катнашты.
-
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә.
-
Атна ахырына Татарстанга көзге салкын һава торышы киләчәк
Якын көннәрдә Татарстанда һава температурасы төшүен дәвам итәчәк. Шимбә көндез температура 20 градуска кадәр дә күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
-
«Демография» милли проекты кысаларында Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Дәүләт бюросының икенче өстәмә офисы ачылачак
Саба районы халкы өчен бушлай юридик ярдәм алу җиңеләячәк.
-
Бүген Саба муниципаль районында традицион август киңәшмәсе үтә
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда күргәзмә оештырылган. Быел ул төрле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра.
-
«Дулкын» радиосында «Күңелем көзгесе - ислам» тапшыруы башланып китәчәк
Башлану вакыты 10:30.
-
Райондашыбыз Тәслимә Низаминың туган көне уңаеннан Казан шәһәрендә Г.Тукай музеенда иҗат кичәсе булды
Райондашыбыз бик күп җырлар авторы, шагыйрә, композитор, журналист Тәслимә Низаминың туган көне уңаеннан кичә Казан шәһәрендә Г.Тукай музеенда бик күңелле, җылы, рәхәт, дустанә очрашу - җыр кичәсе булды.