Бүген Саба муниципаль районында традицион август киңәшмәсе үтә
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда күргәзмә оештырылган. Быел ул төрле халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра.
Чарада катнашучы рәсми затларны район башлыгы Рәис Миннеханов озатып йөри. Алар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптерәис улы Мөҗипов та бар.
Фотоларны галереядән карарга.
Фотолар: Диләрә Җаббарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев