Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

25 августта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү чарасы узды

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә гаиләләрне кабул итү тантанасы инде унынчы елын оештырылып килә, шушы вакыт эчендә анда республикабызның иң күркәм 500 дән артык гаиләләре катнашкан. Әлеге чарада безнең районнан Галиевлар гаиләсе катнашты.

Галиевлар гаиләсе, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән дә өстен куйган, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гаилә.

Галиевлар

Айдар Гыйльмулла улы, полиция подполковнигы, Саба районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2002-2003 елларда ул Төньяк-Кавказ төбәге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итү буенча чараларда катнаша, дәүләт бүләкләренә ия була.

Галиевлар

Галиевы

Шулай ук Айдар Галиев тугыз тапкыр район күләмендә төп батыр кала, республика һәм Бөтенроссия чемпионатларында призлы урыннар ала, Татарстан Республикасы спорт мастеры исеменә лаек була.

Галиевы

Галиевы

Тормыш иптәше — Василә Шәйхулла кызы Галиева - иҗат кешесе, Иләбәр авылының китапханәсе гөрләп эшләсен өчен, бөтен көчен, тырышлыгын куя, олылар һәм балалар белән даими төрле чаралар оештырып тора. 2017 елда ул «Ел китапханәчесе» республика грантына ия булды.

Галиевы

Галиевы

Галиевлар өч баласын үз хезмәтләрен намус, белән үтәүче чын илебезнең патриотлары итеп тәрбияләгәннәр.

Галиевы

Галиевы

Олы уллары Айсаф, полиция капитаны, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә Миграция мәсьәләләре буенча җитәкче булып эшләде. Ул спорт белән шөгыльләнеп, милли көрәш буенча I спорт разрядына ия булды. Кызганычка каршы, 2023 елның 1 маенда Айсаф Айдар улы хезмәт бурычын үтәгәндә, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды.

Кызлары Айсинә Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегендә бухгалтер вазифасын башкара.

Кече уллары Салават Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студенты, шулай ук спорт белән шөгыльләнә, чаңгы буенча I спорт разрядына ия.

Галиевы

Галиевларның гаилә бәхете сере гади: бу-тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, үзеңнең гаиләң өчен җаваплылык хисе, үзара ышаныч һәм аңлашып яшәү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев