24 июнь 2024 яңалыклары
-
«Россия йөрәге» гаилә учагы утын Саба районы яшь пары Мифтаховлар гаиләсе үз гаиләсен кабызучы Фәтхриевлар гаиләсенә тапшырдылар
Илебез буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәге» гаилә учагы уты бүген тантаналы шартларда Саба районына кайтты. Аны Мамадыш районыннан Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләр залында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасында язылышкан Саба районы яшь пары Мифтаховлар гаиләсе кабул итеп алды.
-
Саба районы авыллары «Хәтер шәме» акциясенә бердәм кушылды
22 июнь көнне кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш башланды. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарны, фашистлар әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Хәтер һәм кайгы көнендә россиялеләр «Хәтер шәме» акциясен үткәрәләр. Хәтер утлары, Җиңүнең якты көненә кадәр яшәмәгән кешеләр өчен кайгы утлары кабызыла.
-
«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчыларының ярышларда чираттагы җиңүе
19-20 июнь көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату мәйданчыгында стендка ату буенча Татарстан Республикасы кубогының 4 этабы ярышлары узды.
-
Мин тормышны сайлыйм!
21нче июнь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба штп. “Волонтер” үзәгенең активистлары Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш көне уңаеннан Сабаның үзәк мәйданында акция үткәрделәр.
-
ФАП фельдшерлары с.Сабабаш, с. Килдебәк, с. Югары Симет балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр
Балалар травматизмы һәм аны кисәтү.
-
Һөнәри осталык конкурсында 2нче урын
Ел саен Россия Федерациясендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында төрле номинацияләр буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрелә.
-
23 июнь көнне башкалабыз Казанда милли бәйрәмебез Сабан туе гөрләде.
Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйда Саба районы да катнашты.