Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Сабантуй» спорт мәктәбе спортчыларының ярышларда чираттагы җиңүе

19-20 июнь көннәрендә Тәтеш шәһәренең ату мәйданчыгында стендка ату буенча Татарстан Республикасы кубогының 4 этабы ярышлары узды.

Әлеге ярышларда йөзгә якын спортчы катнашты. Түгәрәк һәм траншея стендында иң көчле спортчыларны билгеләделәр.

Ир-атлар скитында «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Арсений Ануфриев җиңү яулады. Арсений барлыгы 106 тәлинкәгә тидерә алды, ярымфиналда исә  27, финалда 35 тәлинкәгә тидереп, көндәшеннән 2 төгәл аерма белән җиңү яулады.

Хатын кызлар турнирында шулай ук “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы Рәлина Галимова (тренеры Алексеев Ю.В.) алтын медаль яулады.

Чыганак: Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев