Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Россия йөрәге» гаилә учагы утын Саба районы яшь пары Мифтаховлар гаиләсе үз гаиләсен кабызучы Фәтхриевлар гаиләсенә тапшырдылар

Илебез буйлап сәяхәт итүче «Россия йөрәге» гаилә учагы уты бүген тантаналы шартларда Саба районына кайтты. Аны Мамадыш районыннан Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәләр залында Россиядә Гаилә елын ачу тантанасында язылышкан Саба районы яшь пары Мифтаховлар гаиләсе кабул итеп алды.

Һәм бу гаилә учагы символын чагылдыручы утны бүген алар, 24 июньдә үз гаиләсен кабызучы Юлбат егете Ринат Фәтхриев һәм Фәйрүзә Ганиева, ягъни яшь Фәтхриевлар гаиләсенә тапшырдылар.

Яшьләрне истәлекле көннәре белән әти-әниләре, барлык туганнары, кияү егетнең 57 ел бергә яшәүче бабасы Хәнәфия абый һәм әбисе Гөлчирә апа тәбрикләде. Фәтхриевларга үзенең матур теләкләрен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та җиткерде һәм истәлеккә суыткыч тапшырды.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районыбызда 35 пар язылышкан. 2024 ел символы булган гаилә учагы уты районыбызда 30 июньгә кадәр торачак. 1 июльдә аны тантаналы шартларда Арча районына озатачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев