23 октябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү вакытын озайттылар
“Аналог”тан “цифрлы”га бөтенләй күчеп бетү 2019 елның 14-15 гыйнварында көтелә.
-
Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк
2018 елда республикада барлыгы 112 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
-
Канатлы ракеталар...
Үткән атнада тышкы сәясәт мәйданында атом-төш кылычлары чәкеште. Башта Кремль лидеры россиялеләрне атом-төш гарасатында һәлак булып җәннәткә керү перспективасы белән шатландырды, аннан соң Вашингтонның җирән харизматигы АКШның Россия белән төзелгән кыска һәм уртача ераклыкка очучы ракеталар турында (РСМД) килешүеннән чыгачагы турында игълан итте.
-
Казанның Салмачы бистәсендә булган авария видеокамерага эләккән
Юл һәлакәтендә 21 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егет җитди тән җәрәхәтләре алган.
-
“Керчь психопатлары“ бөтен ил буйлап үрчемәсме?
17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә булган фаҗига турындагы хәбәр интернет челтәрендә яшен тизлеге белән таралды. Башта уку йорты ашханәсендә газ шартлаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул арада башына маска кигән кораллы кешеләр көллият студентларын атып йөри дигән куркыныч вариант тәкъдим ителде.
-
Алда безне ни көтә? Дәүләт Советында бюджет турында сөйләштеләр
.
-
Сабыен ялгыш үтергән
Фаҗига Межгорье шәһәрендә төнлә октябрьнең 19нан 20сенә була. 30 яшьлек әни сабыен үзе янына йокларга сала. Иртән әни кеше шок кичерә. 4 айлык баланың сулышы булмый. Bash.newsның хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр итүенчә, ана кеше төнлә йоклаганда баласын изеп үтерә.
-
Дәүләт Думасы үзмәшгуль кешеләргә штраф түләтү тәртибенә төгәллек кертә
Дәүләт Думасының бюджет комитеты башлыгы үзмәшгуль кешеләр буларак теркәлеп тә, салым түләмәүчеләрне штрафка тартырга кирәк дип исәпли.
-
«Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчесе уңышның сере мотивациядә дип исәпли
Илнар Гыйрфанов фикеренчә, идарәчеләр конкурсы уңайлылык зонасыннан чыгып, үзеңне табарга мөмкинлек бирә.
-
Кыстау. Чүпрәледә су кертү бәлагә әверелгән
Татарстан авылларында “Чиста су” программасы белән ел саен йөзләрчә чакрым суүткәргеч торбалар салына, яңа скважиналар бораулана һәм су башнялары сафка баса. Әмма эссе җәй көннәре җитү белән кайбер авылларда тагын шул су проблемасы килеп баса. Шуңа да җәй үтеп барганда редакциягә бер-бер артлы шундый хатлар килүе табигый да кебек.
-
Доллар 65 сумнан төште
1 евро, 8 августтан бирле беренче тапкыр 81 тиенгә төшеп, 74 сум 61 тиен булды.
-
Сарымсактан мул уңыш алу серләре: Арчада ком салырга кушалар, Әтнәдә борчак түтәленә утырталар, Теләчедә суыткычта тоталар
Табигатьтә көз хакимлек итә. Олылар мондый һава тоыршын көйсез кияү кебек, ди. Көннәр бер җылыта, бер суыта. Шул арада коеп яңгыр ява, аның артыннан яктырып кояшы да чыга. Тәҗрибәле бакчачылар өчен “әбиләр чуагы” кызу эш көннәре. Бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көз аенда башкарыла бит.