Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Казанның Салмачы бистәсендә булган авария видеокамерага эләккән

Юл һәлакәтендә 21 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егет җитди тән җәрәхәтләре алган.

Казанның Салмачы бистәсендә булган авария видеокамерага эләккән. Юл һәлакәтендә 12нче модель «Лада» автомобиленең ике пассажиры җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.40 сәгатьтә 12нче модель «Лада» автомобилен исерек хәлдә идарә итүче 20 яшьлек егет Гигорьев урамындагы 1нче йорт каршында, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән.

Җиңел машина иң элек - 37 яшьлек ир-ат идарә иткән 14нче модель «Лада» автомобиле, шуннан соң «Лексус» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, япон автомобиле юл читенә чыгып, юл билгесен аударган.

 

Авариядә җитди тән җәрәхәтләре алган 12нче модель «Лада» автомобиле пассажирларын - 21 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егетне хастаханәгә озатканнар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә кич Салмачы бистәсендә «Лада» автомобиленең зур тизлектә каршы як полосага чыгуы һәм ике машина белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде.  

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев