Канатлы ракеталар...
Үткән атнада тышкы сәясәт мәйданында атом-төш кылычлары чәкеште. Башта Кремль лидеры россиялеләрне атом-төш гарасатында һәлак булып җәннәткә керү перспективасы белән шатландырды, аннан соң Вашингтонның җирән харизматигы АКШның Россия белән төзелгән кыска һәм уртача ераклыкка очучы ракеталар турында (РСМД) килешүеннән чыгачагы турында игълан итте.
Валдай кәнәфиендә утырып православ чиркәве канаты астында илдәшләренә җәннәткә путевка вәгъдә иткән авызның сүзләре блогерлар һәм сәясәт аналитиклары арасында өлешчә шок, өлешчә шаярту тудырды. Әлбәттә, планетада глобаль атом-төш сугышы булмаячак, күпләп юк итү коралы һөҗүм итү өчен түгел, ә сугыштан тотып тору өчен хезмәт итә. Һәм тиле-миле сүзләр сөйләп, бар халыкны шаккатырган лидерларны психиатрда тикшертү файдасыз. Бер нәрсәне төшенү кирәк: пропаганда мәйданына шундый сүзләр ыргытылган икән, халыкларны корбан булырга әзерлиләр. Зур күләмдә байлыклар туплап, аларны банк хисапларына, биржа акцияләренә әйләндереп куйган олигархик катлау һәм сәяси лидерлар бер дә җәннәт ишеген шакырга ашыкмыйлар әле. Әмма кешеләр аңына зур сугыш идеясе сеңдерелә. Россия өчен үз лидерының саташуы түгел, Америка ягының утыз елдан артык сакланып килгән килешүне өзәргә җыенуы куркынычрак. Бу инде ашкынып кораллануның яңа этапка чыгуы һәм безне үткән гасырның сиксәненче еллар башына кайтарып ташлавы дигән сүз. Хәтерлик: нәкъ менә шул чакта СССРда куәтле икътисади кризис башланып, берничә ел эчендә аны кабергә кертте. Америка ягы, кыска һәм уртача ераклыкка очучы ракеталарны яңадан ясап, Европага китереп урнаштырса, Россиягә ул куркынычка җавап бирү өчен бик күп акча түгәргә туры килер, әмма барыбер стратегик өстенлек янкилар кулында калыр иде.
1980 елларда андый ракеталар СССРныкы – ГДРда, АКШныкы Көнбатыш Германиядә тупланган иде. Әйтик, Сэм агай кызыл төймәгә басып, советларны җәһәннәмгә озатырга теләсә, аның ракеталары СССРның Европа өлешенә 6-7 минутта килеп җитәчәк, ә совет баллистик ракеталарына АКШка очу өчен күпкә озаграк вакыт таләп ителәчәк иде. Андый шартларда советлар җавап итеп атом-төш уты ачарга өлгермәскә дә ихтимал иде. Куркыныч булса да, Америкага түгел, Европага гына янады. Бүген вәзгыять тагын да аянычрак: канатлы үлемне янкилар Польшада һәм Румыниядә урнаштыра, хәтта Грузиягә китереп, Кавказ тауларыннан да безгә яный алалар һәм аларның очу вакыты чамасыз кыскара. Бу Россия өчен бер дә отышлы вәзгыять түгел, Европа өчен дә.
Шуңа күрә Трамп белдерүе Германиянең һәм Россиянең сәясәт акулаларын каушатты. Трампның Милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Джон Болтон соңгы көннәрдә нәкъ шушы мәсьәлә буенча сөйләшү өчен Мәскәүгә килде. Максат аңлашыла инде: Трамп администрациясе, РСМД килешүе белән Мәскәүгә басым ясап, аны мөһим юнәлешләрдә чигенергә мәҗбүр итәргә тели.
Ихтимал, доллардан баш тарту идеясен дә чүплеккә ташлатырга тырышырлар. Монысы Америка ягы өчен Россиянең атом-төш очлыклы ракеталарыннан куркынычрак чөнки. Халыкара мәйданда артык кыюланып киткән Мәскәүне башка мәсьәләләрдә дә сындырырга омтылырлар. Кремльдә Трамп басымыннан курыксалар, канатлы ракеталар Европага килмәс, Мәскәүдә исә халыкка бик сиздермичә генә Вашингтон кубызына бии башларлар. Юк икән, безне ашкынып кораллану һәм ыштансыз калу перспективасы көтә, чөнки Россиянең икътисади потенциалы Армата танкларын күпләп җитештерергә дә җитәрлек түгел бүген. Трамп исә үз хәрби-сәнәгать комплексын заказлар белән тәэмин итеп, эшсезлек проблемасын берникадәр чишәр.
Алтын сум: хыялмы, өметме?
Моннан ике айга якын элек, август ахырында, без, ватанымтатарстанлылар, Россиядә алтын акча кертү перспективасын тикшергән идек. Алтын белән тәэмин ителгән кәгазь акча кертү Россияне изоляцияләнү куркынычыннан да, бүгенге көннең икътисади проблемаларыннан да азат итәр иде. Безнең ул идеяне Евразия үсеш банкы рәисе Андрей Бельянинов күреп алган һәм ”Плеханов форумы: актуаль диалог” дигән конференциядә күтәреп чыкты.
Ул алты ил өчен 1944 елда капиталистик державалар Бреттон-Вудста төзегән килешүгә охшаган килешү төзергә, ягъни Россия сумын алтын белән тәэмин ителгән кәгазьгә әйләндерү һәм аны Россия, Казахстан, Белоруссия, Таҗикстан, Әрмәнстан һәм Кыргызстан өчен уртак валюта итү идеясе белән чыга. Шәп идея, билгеле, әмма хәзерге шартларда тормышка аша торган түгел. Алтын белән тәэмин ителгән акча функциясен хәтта доллар да күтәрә алмады, чөнки риба системасы һәм биржа спекулянтларының халыкларны талавы белән алтын акча янәшә тора алмый. Теләсә кайсы тугызынчы класс укучысы исәпләп бирә ала: ул кадәр процентларны түләү өчен һәм биржа куыкларын кабарту өчен бөтен Җир шарындагы алтын да җитмәс.
Чып-чын алтын акча кертим дисәң, хәзерге банкларны ябарга, процент капиталыннан бөтенләйгә баш тартырга, Мәскәү биржасын куып таратырга, кыйммәтле кәгазь дип аталган әҗәт акчаларын мичкә ягып бетерергә кирәк булыр иде. Боларны эшләсәң, бер олигарх та калмаячак, куыклардан торган бар байлыклары шиңеп бетәчәк. Чынлап та бай булу өчен, җитештерү мәйданнарын эшләтеп җибәрергә, әҗәт кәгазьләре түгел, продукция сатарга туры киләчәк. Кытай ширпотребыннан баш тартып, үзеңнекен булдырырга ягъни. Ә болай гына алтын акча кертсәң, безнең бөтен алтын җайлы гына Кытай чүпрәге өчен чин иленә, белорус сөте өчен Белоруссиягә күчеп бетәчәк. Без аның бик азын гына нефть сатып кире кайтара алачакбыз. Шуңа күрә Россиядә дә, хәтта АКШта да алтын белән тәэмин ителгән акчага кайту бүген мөмкин түгел. Бөтен проблемаларын акча станогын эшләтү белән чишәргә гадәтләнгән Үзәк банклар алтын акча кертү идеясе белән килешмәячәкләр.
Волгоградта әнә эре чиновникларның окладына 260 процентлык өстәмә түләү турында карар кабул иткәннәр. Чиновникларны узындыру өчен ул кадәр алтынны каян аласың? Менә шундый сәбәпләр аркасында, Бельянинов идеясе матур хыял гына булып калачак. Без исә август ахырында язган идек: ”Ерак киләчәктә алтын акча долларны да, башка кәгазь акчаларны да түнтәрәчәк, билгеле, әмма бу стратегик максатны бөтенләй башка төрле көч тормышка ашырачак”. Безнең ул фараз үз көчендә кала. Ул тормышка ашканда, Евразия үсеш банкы да, аның рәисе дә булмаслар инде ләкин.
Рәшит Фәтхрахманов
Автобус аңлашылды, метро ничек?
Хәтерләсәгез, газетабызның алдагы саннарында кызыл автобусларда йөрү бәясенең арту мөмкинлеге турында берничә тапкыр искәрткән идек. Җил исми, яфрак селкенми, диләр. Инде төгәл вакыты да билгеле. Өч айдан бу фаразлар тормышка ашар дип көтелә.
Пассажирларга хезмәт күрсәтүче автобусларның хуҗалары документларны Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшырган инде. Хәзер анда бәян ителгән яңа тәртипне хупларга гына калды. Шуннан бәяләр 30-33 сум булачак. Автобус турында аңлашылды, кире кайту юлы ябык. Ә менә халыкның яратып йөри торган транспортына әверелгән метро нишләр икән?
Моннан ике ел элек бәяләр барлык төр транспортта да берьюлы 25 сумга әверелде. Бер караганда, бик дөрес чишелеш иде бу. Бәяләрнең бөтен җирдә бер төсле булуы халыкка бик уңайлы булды, бердәм транспорт карталары булдырылды, түләгәндә бернинди буталчыклык тумады. Шуңа күрә мондый сценарийны кабатлаулары бик мөмкин. Кыскасы, баш катырып торасы да түгел, яңа кагыйдәләргә метроны, трамвайны һәм троллейбусны өстәп кенә куясы. 11 нче, 43 нче автобус маршрутларына хезмәт күрсәтүче “Байлык N3” компаниясе вәкилләре дә шундый фикердә.
Ә “Метроэлектротранс”ның үзендә ни уйлыйлар икән? “Казан порталы” сайты хәбәр иткәнчә, бу оешмада бик гади генә: “Планда бар”, – дип җавап биргәннәр. Әмма тәгаен кайчан икәнен әйтүдән итагатьле генә баш тартканнар. Монда инде, бер үк вакытта булмаса да, арасы әллә ни озак булмас дип фаразларга гына кала. Шунысы кызык: кызыл автобусларга гел юл ярырга туры килә, ә калганнары әзергә-бәзер ияреп кенә бара. Инде автобуслардагы зур бәягә ияләшкән халык метродагысына бармак аша гына караячак. Димәк, канәгатьсезлек сүзләрен дә тыңларга туры килмәячәк. Хәер, без үзебез дә “арта” дигән сүзгә ияләшеп беткәнбездер инде, күрәсең.
Кыш килми калмас
Иртә белән торып тәрәзәгә карасагыз, тирә-юньне ап-ак кар каплаган. Күңел ышанмыймы? Әбиләр чуагы, чыннан да, озаккарак сузылды бит. Әмма, ничек кенә булмасын, бу көн киләчәк.
Белгечләр әйтүенчә, безнең төбәктә кыш гадәттә октябрь ахырында – ноябрь башында башлана. Сәбәбе дә бар. Бу вакытта инде температура, әле төшеп, әле менеп, 0 тирәсендә “кайнаша”. Әмма барыбер дә салкынаю ягына авыша. Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып ясалган статистик мәгълүматларга караганда, беренче кар 27 октябрь белән 1 ноябрь арасында күренергә мөмкин. Күп калмады инде. Тик, әйтергә кирәк, бу – беренче яуган кар җиргә ята да, кыш килә дигән сүз түгел әле. Кыш бабай башта гадәттәгечә репетиция генә ясап карый. Температура тотрыклы төстә минус биш градуска җиткәч кенә чын кыш турында сөйләшергә мөмкин булачак. Монысы гадәттә 19 – 22 ноябрь көннәренә туры килә. Әмма быел һава торышы бик үзенчәлекле. Шуңа алдагы елларга нигезләнгән фаразларга туры килеп бетмәскә дә мөмкин.
Быел октябрь аеның уртача температурасы дүрт градуска җылырак булды. Шуңа күрә белгечләр карның иртә явуына да шикләнеп карый. Тик дөнья хәлен белеп булмый. Бу җәһәттән беренче чиратта Атлантик океанның тәэсирен көтәләр. Ул тарафтан безгә кышның беренче яртысына җитәрлек җылы һава килер дип фаразлана. Шул ук вакытта себер антициклоны да тик ятмаячак. Көч җыя алса, коры һәм салкын һава торышы күзәтеләчәк икән.
Кыскасы, шунысы мәгълүм: табигать көчләренең кайсы җиңсә дә, кыш килми калмас. Көтмәгәндә, бер төн эчендә килә торган гадәте дә бар аның. Шуңа күрә каршыларга әзерләнеп торсагыз, бер дә комачауламас.
Гүзәл Әхмәтҗанова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 153, 20.10.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев