22 февраль 2024 яңалыклары
-
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шәмәрдән “Үсеш” лицеенда строй һәм җыр смотр-конкурсы узды
Чарада мәртәбәле кунаклар-сугышчан туганлык Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Саба җирлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Камил улы Садыйков һәм Батырлык ордены кавалеры, Чернобыль атом электростанциясендә авария китергән зыянны бетерүдә катнашучы Марат Разак улы Муллахмәтов катнашты. Бәйрәм чарасы тантаналы шартларда үтте.
-
Авылдашыбыз белән горурланабыз
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтиләр.
-
«Җитәкче сүз ала» тапшыруы
Саба техник инвентаризацияләү бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Равил улы Сөнгатуллин «Җитәкче сүз ала» тапшыруында.
-
22 февральгә һава торышы
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.