Авылдашыбыз белән горурланабыз
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтиләр.
Безнең Сабабаш авылыннан Хамидуллин Азат Ильнур улы беренче көннән ук хәрби операциягә алынды. Азатның берсеннән берсе матур ике сабые безнең Сабабаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасына йөри.
Без балалар белән, Азат абыйны бәйрәм белән котлап матур рәсемнәр ясадык. Тормыш иптәше Руфиягә сабырлык телим.Кечкенә сабыйларны тәрбияләү, тормышны алып бару, барысы да аның җилкәсендә.Бу авырлыкларны, сагыну хисләрен бары үз җилкәсендә генә үткәргән кеше генэ аңлыйдыр.
Илебездә тизрәк тынычлык урнашсын. Киләчәктә Азатка сабыйлары Рузилә белэн Алмазның кадерле әтиләре, тормыш иптәше Руфиянең ныклы терәге булып, саулыкта, тигез тормышта гомер итүләрен телим. Егетләребез исән - имин туган якларына кайтсын.
Бакча мөдире: Хафизова Дамира Кәниф кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев