22 февральгә һава торышы
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән температура -22 градуска кадәр төшсә, көндез термометр баганалары -14 градустан -9 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк. Җил көньяктан, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә. Юлларда бозлавык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев