21 сентябрь 2018 яңалыклары
-
"Кеше пенсиягә чыкканнан соң, үзен югалтырга тиеш түгел". ТНВ көн кадагындагы темага комедия төшергән
ТНВ каналы үзенең яңа сериалын “Көтелмәгән кунак” комедиясен тәкъдим итте. Сериалның продюсеры – ресторан хуҗабикәсе булганга күрәсең, тәкъдим итү кичәсе шул ресторанда узды. Кичәдә булган "Татар-информ" хәбәрчесе Дания Нуруллинаның ни өчен фильмда төшәргә теләмәгәне, ә Фәнис Җиһаншаның нигә бабай булырга теләгәне, гомумән, Нурания Җамалиның тамашачыны ничек көлдерергә җыенганы турында белеште.
-
Бүген Саба һәм Теләче районнары делегациясе Мари республикасының Суслонгер җирлегендә булды
Ватан сугышы елларында Суслонгер лагерларында ачлыктан, ялангачлыктан җафа чиккән сугышчылар истәлегенә хәтер ташы куелды, алар рухына дога укылды.
-
Балан бәлеше пешерәбез
Баланны юалар, азрак су, шикәр комы салып пешереп алалар. Балан куе кызыл, әчкелтем баллы булып пешә.
-
Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде
Андрей Кузьминның Татарстан Президенты белән әңгәмәсенең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 22 сентябрьдә дөнья күрәчәк.
-
Прививкасы булмаган балаларны мәктәпкә кертмәү – закон бозу
Бүген кайбер әти-әниләр прививкаларга сагаеп карый. Баласына прививка ясатыргамы, ясатмаскамы – һәр әти-әнинең үз эше. Россиянең гамәлдәге законнары ата-аналарга яки баланың законлы вәкилләренә сайлау мөмкинлеге бирә. Монда инде баланың сәламәтлеген, нәселдә нинди чирләр булуын, кемнәр белән аралашуын күздә тотып, прививканың файдасын һәм зарарын уйлап, һәркем үзе хәл итә. Привикалардан баш тарту кәгазе язмача һәм поликлиникада рәсми расланган булырга тиеш.
-
Ветеранның икенче фронты
Казанның Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе һәм Казан коллекторлары тырышлыгы белән Татарстан исеме тагын бер тапкыр федераль мәгълүмат кырында ямьсез яктан яңгырады. Бу юлы яман атыбызны 92 яшен тутырып килүче ветеранга каршы сугыш ачып тараттылар.
-
Миңлегариф Шәрипов: «Хаҗга баргач, гыйбрәт алып кайтасың»
Аның язмышы китап язарлык. Ижауда гомер итүче Миңлегариф ага Шәрипов сугышны да, ачлыкны да күргән. Ятимлек ачысын да татыган, тик тормыш авырлыклары аны чыныктырган гына.
-
«Без Фәрит белән торабыз, бәхетемә комачаулама»
Миңа 5 яшь тулган елны 9 айлык энемне, әтине һәм мине калдырып әни үлеп китте. Яман шеш авыруы анда бала тапкач ук башланган булырга тиеш дигәннәр. Ләкин әни табибка күренмәгән. Шул авырган килеш бала да имезгән.
-
Йортта газ шартлаганда могҗиза: "Роза Люксембург" диван артында исән калган
20 сентябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлады. Фатирлар җимерелде, кешеләр һәлак булды.
-
Алиментны ничек түләттерергә? (ЮРИСТЛАР КИҢӘШЕ)
Гөлназ белән узган ел спорт мәктәбендә таныштык. Балаларны бер каратэ түгәрәгенә йөрттек. Җәйге каникулдан соң Гөлназ да, аның улы Данияр да күренмәгәч, “ватсап” аша танышыма хәбәр салдым. Озак та үтми җавап килеп төште. “Без хәзер Казанда яшәмибез, авылга күченеп киттек”, – дигән Гөлназ. Каратэга түләргә түгел, яшәргә дә акча калмады, дип тә өстәгән ул.
-
Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде
Андрей Кузьминның Татарстан Президенты белән әңгәмәсенең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 22 сентябрьдә дөнья күрәчәк.
-
Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк
Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар, диде министр.
-
Бүген безнең районга "Бердәм Россия" сәяси партиясе депутатлары эш сәфәре белән килде
Иң элек алар Дәуләт программасы буенча төзелгән "Олимп" ял һәм сәламәтләндерү паркында булдылар.
-
«Ты не уважаешь Путина?»: Макгрегор предложил Хабибу выпить и обвинил в дружбе с Кадыровым
Ирландец бил по слабым местам россиянина, тот не поддавался на провокации
-
Мари эшмәкәрләре: "Иван-чәйдән чәй ясап, елына бер миллион сум эшлибез"
Иренмәгән кеше ничек тә яшәргә тырыша. Табигать Анабыз шулкадәр бай, җаен белгән кеше, акчаны аяк астына үрелеп кенә эшли. Кемдер җиләк җыеп сата, кемдер гөмбә. Ә менә Марий-Эл республикасының Звенигово авылында иван-чәй җыеп, шуннан чәй ясап сатучы гаилә белән танышып кайтты “Татар-информ” хәбәрчесе. Кереме дә ни җитте генә түгел, елына 1 млн сум акча эшләп була ди.