Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Миңлегариф Шәрипов: «Хаҗга баргач, гыйбрәт алып кайтасың»

Аның язмышы китап язарлык. Ижауда гомер итүче Миңлегариф ага Шәрипов сугышны да, ачлыкны да күргән. Ятимлек ачысын да татыган, тик тормыш авырлыклары аны чыныктырган гына.

90 яшен тутырып килүче Миңлегариф абый бүген дә тик тормый. “Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — дип яши ул. Өй алды бакчасы да иртә яздан көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. “Кызым, кил әле, чәчәкләремне күреп китәрсең”, — дип, телефон аркылы шалтыратып чакыргач, Миңлегариф абый белән танышырга киттем.

 
Әңгәмәдәшем мин яшә­гән йорттан ерак тормый булып чыкты. Төр­ле-төрле чәчәкләргә кү­мелеп утыручы зур йорт үзе­нең матурлыгы белән әллә кайлардан аерылып тора. Ишегалдына үтәм, биредә дә шул ук матурлык, чисталык хөкем сөрә. Танышым үзе дә бик ачык күңелле, кунакчыл булып чыкты. Аның тормыш юлы белән кызыксындым.
 
Миңлегариф абый Мин­зәлә районы Гөлек авылыннан. Язмыш аны кечкенәдән сыный. Сабый чагында ук әнисез кала ул. “Әнине алып чыгып киткәндә үкси-үкси елаганымны гына хәтерлим, бик кечкенә идем әле мин”, — дип искә ала балачактагы кайгылы вакыйгаларны. Әтисе үги әни алып кайта, тик бераз көйләнә генә башлаган тормышны сугыш янә җимереп ата. Әтиләре беренче көннәрдә үк фронт­ка китеп, сугыш кырында хәбәрсез югала. 3 баланы үги аналары — Шәмсебәдәр тәрбияли. Аны бик зур хөрмәт белән искә ала бүген аксакал. “Назын да бирде, эшкә дә өйрәтте ул безне. Аларның гаиләсе итек басучылар иде. Мин олы бала булгач, мине йон тетәргә өйрәтте. Әнә шулай эшкә нык булып үстек. Үгез җигеп, басу сукалаган чаклар да булды. Гомумән, эштән кайтып кермәдек сугыш вакытында. Тик иң ныгы — ачлык үзәккә үтте. Яз көне басудан 3-4 черек бәрәңге җыеп кайтыр идек тә, әни шуларны мичтә пешереп ашатыр иде. Нужаны бик күп күрдек инде”, — дип сөйләде Миңлегариф абый.
 
Ачлы-туклы тормыш сугыштан соң да дәвам итә. Илне күтәрү нәкъ менә Миңлегариф абый буынына туры килә. Армия сафларыннан әйләнеп кайт­кач Мәрзия исемле кызга өйләнә ул. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Башта колхоз­да эшләсәләр, соңрак эш эзләп Ижауга күченеп килә Шәриповлар. Гаилә башлыгы мотозаводка эшкә урнаша. Лаек­лы ялга чыкканчы авыр хезмәтен ташламый ул. Ачлык, сугыш, балачактан ук көнне-төнгә ялгап эшләүләр Миңлегариф абыйның холкын тагын да ныгыта. Күңеле белән Аллаһка якыная ул. Моннан 30 ел элек 5 вакыт намазга баса. Хак юлга басарга ярдәм иткәне өчен Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшинга әле дә бик рәхмәтле ул. Хәләл җефете белән бергәләп үзлегеннән намаз, Коръән укырга өйрәнә Миңлегариф абый. Хәзрәт кушуы буенча мәет юуда да катнаша башлый. “Мин кечкенәдән үк дингә тартылып үстем. Авылыбызда мәчет манарасын кискәннәрен әле дә хәтерлим. Ике көн кистеләр аны. Беренче көнне аудара алмадылар, икенче көнне генә кисеп, аударып алып киттеләр. Хәзрәтне алып киткәннәр дигән сүз генә таралды авылда, әлеге хәлләр төнлә булгач, аны ничек алып киткәннәрен күрүче дә булмый диярлек. Тик шундый авыр елларда да кешенең иманы кимемәде. Авылы­бызда бер ятим әби бар иде, бабайлар шунда барып, качып, намаз укыйлар иде. Миңа да дин юлына басарга насыйп иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер әйтәм”, — диде әңгәмәдәшем. Бүгенге көнгә кадәр имам вазифасын үти ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан, уразаны да бер көнен калдырмый тота. Хаҗга бару бәхете дә насыйп булган. “Анда баргач, гыйбрәт алып кайтасың, үлемне искә төшерәсең”, — ди ул.
 
Зур хөрмәткә ия аксакал тормыш иптәше вафатыннан соң кызы Рәмзия тәрбиясендә яши. “Әти безгә ныклы тәрбия бирде, эшкә өйрәтеп үстерде. Бер генә минут та тик тора торган кеше түгел ул. Бөтен эшне дә эшли, бакчаны да казый, суын да сибә, хезмәтне бик ярата», — дип сөйләде әтисе турында Рәмзия ханым. Ишегалдын тутырып үскән чәчәкләр, йорттагы тәртип – әтисе белән кызының уртак хезмәте. Узган ел хәтта “Чәчәк атучы шәһәр” конкурсында җиңү дә яулаганнар. Бүләккә – йорт каршындагы бакчаны тимер койма белән уратып биргәннәр.
 
“Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — дип яшәүче Миңлегариф ага 90 яшен тутырып килсә дә, әле машина да йөртә. “Иң мөһиме, Аллaһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, илләребез тыныч булсын”, — дип тели аксакал.
 
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Эльвира ХУҖИНА
Яңарыш

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев