Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ветеранның икенче фронты

Казанның Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе һәм Казан коллекторлары тырышлыгы белән Татарстан исеме тагын бер тапкыр федераль мәгълүмат кырында ямьсез яктан яңгырады. Бу юлы яман атыбызны 92 яшен тутырып килүче ветеранга каршы сугыш ачып тараттылар.

15 яшьтән сугышка китеп, күкрәгенә сугышчан бүләкләр тагып кайткан, тыныч тормышта да үзенең нәтиҗәле хезмәте белән илне баетуга тиңсез өлеш керткән, СССР дәүләт премиясе лауреаты, ВДНХның алтын медале иясе, техник фәннәр кандидаты, I группа инвалид Юрий Александрович Величко белән идарәче компания кискен конфликтка кергән. Сугыш сукмагына алар 2008 елда ук чыкканнар инде. Фатирга капиталь ремонт ясаганда, фронтовик ветеран идарә­че компания вәкиллә­ренә кисәтү­ләр ясаган, аларны намуссыз рә­вештә урлашуда гаеп­ләгән. Теге­лә­ре шуңа җавап итепме, әллә инде ияләнгән гадәт буенчамы ветераннан күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләү сораганнар. Капиталь ремонт барган чакта, 2008 елның маеннан 2009 елның февраленә кадәр Величко фатирында яшәмә­гән, әмма аннан барлык хезмәтләр өчен дә тулысынча түләү таләп иткәннәр, шуңа өстәп агымдагы ремонт өчен дә акча сораганнар.


Җитмәсә, капиталь ремонт про­ектында каралган барлык эш­ләр дә башкарылмаган: ветеран ун ел буе җылы сусыз интеккән. Күп­не күргән өлкән кеше бу таләп­ләрдә гаделсезлек күргән һәм, билгеле инде, сораган акчаны түләмәгән. Ә болай башка түләүләр өчен вакытында һәм төгәл исәп-хисап ясап барган. Аңлашыла инде: вакытында түләмәгән акчага пеня өстәлә. Кар өеме шикелле үсә торгач, әҗәт күләме 45 мең сумга кадәр җиткән. Юрий Александрович үзенең бурычы барлыгын принципиаль рәвештә танымый.


Монда инде конфликтның асылы бик яхшы аңлашыла: бурыч чынлап та бар икән, түләнергә тиеш. Булмаса, ялгыш җибәрелгән квитанцияләр өчен илнең хөр­мәт­ле кешесеннән түбәнчелек белән гафу үтенеп, эзәрлекләүдән туктау хәерле. Әмма безнең идарәче компанияләр һәм табигый монополия вәкилләре шуңа күнеккән­нәр: алар, бурычың бар, дип әйт­теме, син, һичшиксез, түләргә тиеш. Күбебез шулай эшли дә: газны һәм утны өзмәсеннәр дип, түләргә ашыга. Сугыш ветеранының утын, мәсәлән, быел берничә тапкыр өзгәннәр. Монополистлар утны өзә, ветеран социаль хезмәтләргә зарланганнан соң, ут яңадан ялгана. Хәл шул рәвешле берничә кат кабатлана.


Ике як та үзенең хаклыгын исбатлап торганда, мәсьәләне суд аша чишәргә була һәм шулай кирәк тә. Идарәче компания ике тапкыр Авиатөзелеш районы судына мөрәҗәгать итеп карый, әмма казыйлар гаризаны кабул итмиләр. Димәк, җинаять составы күрмиләр. Бу очракта инде үзең­нең хаксызлыгыңны танырга, әҗәт­не гамәлдән чыгарырга да эчтән генә тынарга иде. Олы яшь­тәге кеше белән, бигрәк тә инде сугыш ветераны белән кискен конфликтка керү болай да егетләр эше түгел, моңа җитәрлек нигез булмаганда, бигрәк тә. Ләкин без­нең коммуналь хуҗалыкны җитәк­ләүчеләр – хосусый милек ияләре, акча исе чыкканда, аларны җиңел генә чигендерермен димә. Судта эшләре пешмәгәч, алар коллекторларга мөрәҗәгать итәләр. Һәм... чып-чын сугыш башлана. Коллекторларга хас булганча, ветеранны паяльник белән газапларга да, үтерергә дә вәгъдә итә­ләр. Яшь кенә өч егет килеп: Әйдә, бабай, акчаңны бир, бирмәсәң, без сине тураклыйбыз”, – дип яныйлар. Те­ләсә кем мондый очракта каушарга, йөрәгенә тотынырга тиеш бит инде. Ләкин Юрий Александрович тез буыны калтырый торганнардан түгел. Егетләргә кө­теп торырга кушып, фатирына кереп китә дә газ баллоны белән коралланып чыга. Беренче һөҗүм­нән соң ук “батыр“лар чыгып кача.


Көрәш сукмагы һаман да те­кәрәк күтәрелә. Иң соңгы этапта инде Мәскәүнең югары фигуралары күренә: Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин эшне үз контроленә ала. Бу вакыйгага прокуратура вәкилләре дә килеп кушыла. Мәскәү якадан тоткач, ветеранга җиңү елмая. Казан мэриясе ашыгыч рәвештә Юрий Алек­сандровичның бурычын түли, ида­рәче компания генераль директоры Рөстәм Галимов эшеннән алына.


Ветеранның җиңүе куанычлы хәл, әлбәттә. Әмма сораулар кала. Бу вакыйганың сәбәбе булган бурычлар каян килеп чыккан? Күр­сәтелмәгән хезмәтләргә түләү сораган очракта, Россия законнары безне – кулланучыларны яклыймы? Якласа, ни рәвешле? Юрий Александровичның тынычлыгын алган бу хәлләр бик күпләр белән кабатлана бит. Мин, мәсәлән, һәр елны декабрь ахырында энергетиклардан “бурычың бар” дигән хат алам. Йөз сум тирәсендәге андый бурычның каян пәйда булуын аңлап булмый берничек тә. Югый­сә утка вакытында һәм тарифлар буенча исәпләп түләп барабыз. Мондый хатлар йөзләгән кешегә килә.


Коллекторларның һаман да дәвам итүче җинаятьчел эш алымнары өчен кемнәр җавап бирә? Коллекторлар турында закон кабул ителгәнгә дә байтак вакытлар үтте бит инде. Әле шау-шу купкач та, бурычларны талап алу белән шөгыльләнүче ул конторадан Величко янына килеп, беркем дә гафу үтенмәгән. Әхлакый зыянны кап­лау турында сүз дә юк. Юридик яктан наданлыктан да интегәбез: хезмәтләрдән кулланучылар да, аларны безгә күрсәтүче монополистлар да.


Юрий Александрович Величко белән бәйле вакыйга әлегә үзенең иң кискен этабына гына кереп бара. Тикшерүчеләр вәзгыять­не ачыклаганнан соң, илкүләм берәр нәтиҗә ясалырмы? Югыйсә бу өлкәдә – коммуналь хуҗалык белән бәйле фронтта башбаштак­лык очраклары хәттин ашкан бит. Зур акча әйләнгән җирдә урлашулар да, табышка туймау да җи­тәрлек. Ветеранның икенче фронты бу юнәлештә боз кузгалуга этәрер дип ышанып калыйк.

 

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистлар белән кичә узган очрашуда рес­публика башлыгының Казанда 92 яшьлек сугыш ветераны белән килеп чыккан күңелсез хәлләрдән хәбәрдар булуын җиткерде. “Әлеге вакыйга берниди әхлак кысаларына да сыймый, – диде Лилия Галимова. – Татарстан Президенты тикшерү уздырырга кушты”.

 

Фото: kzn.ru

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 135, 21.09.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев