19 октябрь 2018 яңалыклары
-
Син борчылма, әни! Балалар ник өйдән чыгып китә?
Бу көннәрдә, дәррәү килеп, Балтач районының Әтнә авылында яшәүче 17 яшьлек Гөлсирин Гатиятуллинаны эзләделәр. Казанда белем алучы беренче курс студентының көллияткә укырга дип чыгып киткән җиреннән юкка чыгуына берәү дә битараф калмады. Соңгы җиде ай эчендә республикада 182 үсмер өеннән чыгып киткән. Үсмерләргә нәрсә җитми? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауга җавап эзләде.
-
Фаҗигадән соң туган сораулар (фикер)
17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә булган фаҗига турындагы хәбәр интернет челтәрендә яшен тизлеге белән таралды. Башта уку йорты ашханәсендә газ шартлаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул арада башына маска кигән кораллы кешеләр көллият студентларын атып йөри дигән куркыныч вариант тәкъдим ителде.
-
Кайсы агач йорт җиткерү өчен яхшы?
Халык арасында "Йорт салуның ние бар - мүклисе дә чутлыйсы" - дигән мәкаль яшәсә дә, аның авырлыгын төзеп караган кешеләр яхшы аңлый. Каралты-кура җиткерүгә алай җиңел карарга ярамый. Һәр кешенең җылы, матур, иркен йортта яшисе килә.
-
Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк
2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
-
Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды
Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.
-
Керчьта фаҗига китереп чыгарган егетнең характеры нинди булган?
Тикшерүчеләр әтисеннән һәм төркемдәшләреннән сорау ала.
-
Алия Карачурина: “Ришат Төхвәтуллин кияүгә алса, әлбәттә, чыгачакмын”
Белгәнебезчә, Ришат Төхвәтуллин Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина кебек җырчы кызларны халыкка танытты. Аларны ул бер ел дәвамында үзе белән гастрольләргә ияртте. Алия Карачурина белән исә дүртенче елын эшли. Алиянең аерым карьерасын башлап җибәрәсе килми микән? Бәлки, аны Ришат җибәрмидер? Араларында мәхәббәт бармы? Ришат Төхвәтуллин концертында бу сорауларга җавап таптык.
-
Яшь егет әтисен, әнисен, әбисен үтергән
Көпә-көндез гаиләдә килеп чыккан талаш фаҗига белән тәмамлана.
-
Машина тирәли кан таплары, Казанда Камал театры янында такси машинасы “ГАЗель”гә килеп бәрелә
Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр бар.
-
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күләме арта
Татарстанда берничә юнәлештәге чыгымнар буенча субсидияләр билгеләнәчәк.
-
Суд приставлары алимент түләмәүчеләрне аулый: “Аталар түләмәгән өчен, әбиләр дә газап чигә”
Өстеңдәге бурыч тынычлыкны гына түгел, төн йокыңны да качыра ала. Хәер, фәлән хәтле әҗәте булса да, кайберәүләр борчу белми яши. Шундый “йон йөрәкләр” белән “Татар-информ” хәбәрчесе дә очрашты. Суд приставлары журналистлар белән бергә Казанда чираттагы рейдка чыкты.