Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Керчьта фаҗига китереп чыгарган егетнең характеры нинди булган?

Тикшерүчеләр әтисеннән һәм төркемдәшләреннән сорау ала.

Керчь политехника көллиятендә атыш һәм шартлаулар оештырган Владислав Росляковның әтисеннән тикшерүчеләр сорау алган. Бу хакта "Известия" яза.

Егетнең әтисе улы белән катлаулы мөнәсәбәтләр турында сөйләгән. Владислав аңа көллият турында беркайчан берни әйтми торган булган. Владиславның дуслары да булмаган, ул балачактан таныш бер егет белән аралашкан, ләкин аның белән дә элемтә өзелгән.

Үсмер егет тәрбияле, әмма йомыкый булган. Росляковның әтисе улының компьютер уеннары һәм корал белән кызыксынуын белгән.

Владиславка характеристиканы бергә укыган төркемдәшләре да биргән. Алар сүзләренчә, егет укуда калышмаган, башка студентлар белән конфликтка кермәгән.

    17 октябрь көнне 4 курс студенты Владислав Росляков үзе ясаган бомбаны уку йорты ашханәсенә куйган, ә аннан соң атыш оештырган. Егет көллият китапханәсендә үз-үзенә кул салган, үзе белән 150 патроны булган, дип хәбәр ителә. 18 кеше һәлак, 74 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Реклама

 

Фото: pixabay.com

 

https://intertat.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев