19 март 2024 яңалыклары
-
Быел «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла
2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү, илкүләм проект программасының гамәлгә ашырылу барышы хакында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
-
«Җитәкче сүз ала» тапшыруы. 19.03.2024 ел
«Җитәкче сүз ала» тапшыруының кунагы Саба районы буенча Ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Айдар Галиев.
-
Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә Саба районы буенча начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Сабиров Булат Мәхмүт улы белән очрашу булды.
Очрашуның максаты: балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау булды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело учение на переходе трубопровода через реку
Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Усть-Балык — Курган — Уфа — Альметьевск через р. Ик в Республике Татарстан.
-
Бүген иртәнге якта Саба муниципаль район бинасының утырышлар залына район эшмәкәрләре җыелды.
Алар бергәләшеп 24 март, якшәмбе көнне район үзәгендә һәм Шәмәрдәндә булачак авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату эшен көйләү, оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
-
19 март - Су асты диңгезчеләре көне.
Ел саен 19 мартта Россия Федерациясендә Су асты көймәсе диңгезчеләре көне - РФ Хәрби-диңгез флотының су асты флотының хәрби хезмәткәрләре, ветераннары һәм граждан персоналының һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1996 елда Россия ВМФның Баш комитеты тарафыннан билгеләнә. 1906 елда император Николай II боерыгы буенча хәрби флот көймәләре классификациясенә корабларның яңа төре - су асты көймәләре кертелә. Шул ук боерык нигезендә Россия флоты составына 10 су асты көймәсе кертелә. Аларның беренчесе - «Дельфин» - 1904 елда Балтыйк заводында төзелә. Тулы хокук белән су асты диңгезчеләрен диңгез флоты элитасы дип саныйлар.
-
24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан, йогышлы авыруларны профилактикалау атналыгы.
18 мартта Түбән Шытсу мәктәбендә ФАП фельдшеры Сәйфетдинова Флюза Рәшидовна 24 мартта, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан, мәктәп укучылары белән инфекцион авыруларны профилактикалау атнасына багышланган әңгәмә үткәрде.