Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

19 март - Су асты диңгезчеләре көне.

Ел саен 19 мартта Россия Федерациясендә Су асты көймәсе диңгезчеләре көне - РФ Хәрби-диңгез флотының су асты флотының хәрби хезмәткәрләре, ветераннары һәм граждан персоналының һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1996 елда Россия ВМФның Баш комитеты тарафыннан билгеләнә. 1906 елда император Николай II боерыгы буенча хәрби флот көймәләре классификациясенә корабларның яңа төре - су асты көймәләре кертелә. Шул ук боерык нигезендә Россия флоты составына 10 су асты көймәсе кертелә. Аларның беренчесе - «Дельфин» - 1904 елда Балтыйк заводында төзелә. Тулы хокук белән су асты диңгезчеләрен диңгез флоты элитасы дип саныйлар.

Су асты флотында хезмәт итү бик дәрәҗәле һәм шул ук вакытта сәламәтлек өчен зыянлы исәпләнә. Аеруча атом-төш коралы булган атом су асты көймә¬ләрендә хезмәт итү өчен бик зур көч һәм корычтай сәламәтлек таләп ителә.
 Районыбызның  тирән диңгез, океан су асларында хәрби бурычларын лаеклы рәвештә үтәп, Ватан алдында батырлыкка тиң хезмәт күрсәткән ир-егетләре, Саба Хәрби-диңгез флоты ветераннары! Ил чикләрен иксез-чиксез   зур су асларында саклау -ул кыюлык кына түгел, батырлык һәм горурлык та.

Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрегездә уңышлар телибез. Без сезнең белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев