Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан, йогышлы авыруларны профилактикалау атналыгы.

18 мартта Түбән Шытсу мәктәбендә ФАП фельдшеры Сәйфетдинова Флюза Рәшидовна 24 мартта, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан, мәктәп укучылары белән инфекцион авыруларны профилактикалау атнасына багышланган әңгәмә үткәрде.

Әңгәмәдә туберкулез кебек йогышлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук Флюзә Рәшит кызы әлеге вирус белән авыру билгеләре турында сөйләде.
Балалар инфекциянең ничек килеп чыгуын, инфекциянең кем чыганагы булуын, туберкулезның ничек барлыкка килүен, әгәр сез авырсагыз, нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр, шулай ук алар белгән һәм үтәгән профилактика чаралары турында мәгълүмат белән уртаклаштылар.


Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2289181.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев