17 апрель 2018 яңалыклары
-
Ник кадерсез син, туган ил җире?!
Бөтен дөньяга мәгълүм: Россиядә җир кадерен белмиләр. Гомуми мәйданы 27 мең квадрат километр булган Кырымны күршеләреннән урлап-талап алуны бәйрәмгә әйләндергән бу ил биниһая зур мәйданнарны Кытайга арендага бирә бүген. Аннан да күбрәк территорияләр ташланып, чүп басып, урман үстереп ята.
-
Сүз иреген кысу түгелме?
Мәскәүдә Таганка суды илдә “Телеграм” каналын ябу турында карар чыгарган. “РИА-Новости” хәбәр итүенчә, суд әлеге эшне ярты сәгать эчендә тикшергән. Билгеле булганча, моңа кадәр “Телеграм” мессенджерын ябуларын сорап, “Роскомнадзор” судка мөрәҗәгать иткән иде. “Роскомнадзор” һәм ФСБ вәкилләре әйтүенчә, “Телеграм”ның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин. Мессенджер вәкилләре исә суд карарына шикаять белдерергә җыенулары турында хәбәр иткән. Бу сүз иреген кысу түгелме?
-
Мәскәүдәге яшенле яңгыр безгә килеп җитәчәкме?
Кичә Мәскәүдә беренче язгы яшенле яңгыр яуды. «Һава температурасы көндез 15 грауска җитте, ә кичкә таба ишеп яңгыр яуды, яшен яшнәп күк күкрәде» — дип язалар социаль челтәрләрдә.
-
Фирдүсне - кәҗә, Әбрине - эт, Нурзадәне сыер дәвалый: Татар эстрадасында зоотерапия
Хайваннар кешенең кәефен аера, тынычландыра. Бу дәвалау ысулы зоотерапия дип атала. Бу дәвалау ысулы бөтен дөньяда билгеле. Африкада фил яки крокодил, Австралиядә көнгерә ярдәмендә дәваланалар. Көнгерә һәм филләре булмаган татарлар песи, эт һәм сыер булышлыгы белән дәвалана. “Татар-информ” безнең “йолдызларның” нинди хайваннар ярдәмендә дәвалануын ачыклады.
-
Стартовал 4-й Всероссийский конкурс личных достижений пенсионеров в изучении компьютерной грамотности «Спасибо Интернету- 2018»
Конкурс проводится в целях реализации положений «Стратегии действий в интересах граждан старшего поколения в Российской Федерации до 2025 года», задач продления активного долголетия, повышения компьютерной грамотности граждан старшего возраста.
-
Айрат Сибагатуллинның яңа эш урыны билгеле булды
Татарстанның экс-мәдәният министры ТНВ каналының башкарма директоры булачак. Яңа эшенә җитәкче 23 апрельдән керешер дип көтелә.