Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сүз иреген кысу түгелме?

Мәскәүдә Таганка суды илдә “Телеграм” каналын ябу турында карар чыгарган. “РИА-Новости” хәбәр итүенчә, суд әлеге эшне ярты сәгать эчендә тикшергән. Билгеле булганча, моңа кадәр “Телеграм” мессенджерын ябуларын сорап, “Роскомнадзор” судка мөрәҗәгать иткән иде. “Роскомнадзор” һәм ФСБ вәкилләре әйтүенчә, “Телеграм”ның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин. Мессенджер вәкилләре исә суд карарына шикаять белдерергә җыенулары турында хәбәр иткән. Бу сүз иреген кысу түгелме?

 

Илдар Гарипов, банк хезмәткәре (Казан):

 
– Сүз иреген кысудырмы-юкмы, анысын әйтә алмыйм, вә ләкин социаль челтәр­ләрдәге гайбәт бүген, миңа калса, кешеләрнең аңын томалый башлады. Чөнки бө­тен тикшерелмәгән вакыйга, гайбәткә баеп, кабара-күпе­рә, әллә нинди кара төсләргә буяла, имеш-мимешләр тудыра. Иң куркынычы журналистиканы да шул социаль челтәрдәге ярым-йорты хә­бәрләр бе­лән бутый башладылар. Кайбер журналистлар  социаль челтәрләргә ни­гезләнеп әл­лә нинди аналитик мәкалә­ләр урнаштыра. “Тузга язмаганны чын булса да сөйләмә” ди татар халык мәкале. Иллә дә хак сүзләр. Бүген информация ташкыныннан башны страус кебек, комга тыгасы килә башлады инде. Хәтта ил башлыклары да челтәрдә “твит” җибәреп кенә аралаша. Соңгы вакытта күбрәк газеталардан хәбәр­ләр алыр­га тырышам. Алар ташка басылган, авторлары бар. Шулай булгач, җа­вап­лылык та бар. Башкаларга да газета укыр­га киңәш итәр идем, чөн­ки анда тикшерелмәгән ин­фор­мация кермидер дип ышанам.

Равил Хәйруллин, пенсионер (Спас районы):

 
– Мин интернетта, челтәр­ләрдә утырмыйм, андагы яңа­лыкларга ышанмыйм, бары тик ватсапта гына, туганнарым белән генә аралашам. Бер ”Телеграм”ны ябу сүз ире­ген кысу дип әйтә алмыйм, хәзер үз сүзеңне әй­тергә мөмкин­лекләр җи­тәр­лек. Телевизордан “Время” тапшыруын карап алам, ТНВдан Татарстан хәбәр­лә­рен кал­дырмыйм. Ә ул чел­тәр­ләрнең мәгънәсен дә аң­ламыйм һәм кирәк дип тә тап­мыйм. Бик күп алар. Халык шунда бәйләп куйган кебек утыра. Ул челтәрләрне мин киметү ягында. Балалар да күбрәк урамда булырлар иде.

Искәндәр Сираҗи, журналист:

 
– Бу – турыдан-туры сүз иреген кысу. “Тайна перепис­ки”, ягъни интернетта язышу серен ачарга тырышу бер яктан көлке дә тоела миңа. Чөнки  шушы ук вакыт­та зур түрәләрнең милек­ләрен күр­сәтмәү мөмкинле­ген бирә торган карар да кабул ит­теләр. Ягъни кеше­ләрнең үз­ара сөйләшүе карак түрә­ләрнең милекләрен яшерү­еннән куркынычрак булып  чыга. Мондый хәл дөньяның бер генә илендә дә юк. Бәлкем Зимбабве, Никарагуа кебек илләрдә бардыр ул. Ләкин Россия бит алар алдында, без – демократик ил, дип күкрәк суга. Демократик  илдә кеше хокуклары сакланырга тиеш. Кеше хокук­ларының берсе – кон­ститу­ция­дә язылганча, язышу серен саклау. Шулай булгач, милек мәсьәләсе ачык, язышу сере ябык булырга тиеш. Шунысы да бар, “Телеграм”ны ябу турындагы карар халыкны тыя алмый. Аннан кү­ренми торган иттереп файда­лануның җа­ен таптылар инде. Мин үзем “Те­леграм”дагы аноним каналларны беркайчан да җитдигә санамадым, алар­ның куркынычын да күр­мим. Мин монда интернетны тулаем ябу­ның беренче адымын күрәм. Аннары илне тимер рәшәт­кәләр бе­лән әйләнде­реп алу гына кала.

Ландыш Әхмәтгалиева, эшмәкәр (Алабуга районы):

 
– Шәхсән үземең Telegram каналыннан файдаланганым булмаса да, “Роскомнадзор”­ның аңа ни өчен бәйләнүен чамалыйм. Каналның администраторларына Россиядә теркәлергә, җибәрелгән хә­бәрләрне сакларга кушылган икән, нигә бу таләпне үтә­мәс­кә? Белүемчә, эш судка барып җиткәнче, социаль чел­тәр әллә ничә тапкыр кисә­тел­де. Әмма Telegram “атасы”, миллионер Павел Дуров­ның гына нигәдер моның бе­лән килешәсе килмәде. Ми­немчә, җинаятьчеләр, бое­вик­лар, наркотик сатучылар кебек төрле җинаятьч­еләр үз иткән каналны ябу безнең өчен – гади халык өчен әл­лә ни зур югалту булмастыр. Кеше хокукларын кысу бу, дип төкерек чәчү­челәр, шу­ларның тегермә­ненә генә су коеп, үзләренең үк иминлеген онытып җи­бәрәдер, ди­гән фикердә мин. Төптән уйлап фикер йөрткән кеше мон­­дый каналның ябылуын хуплар гына дип беләм.  Европа һәм Америкада да интернет аша аноним хәбәр­ләр таратуны тыю турында уйланалар икән, Мәскәүнең Таганск район суды “Роском­над­зор”ның Telegram каналын ябу турында дәгъвасын канәгатьләндереп, бик дөрес эшләгән, дигән фикердә торам.

 

Реклама

 

Рәмис Латыйпов, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш редакторы:

 

– Мин Телеграм ябылыр дип уйламыйм. Минем фикерем шундый. Ябылмый икән, аңа реклама гына булачак. Телеграм сүз ирегеме дигәндә – бик бәхәсле әйбер. Беренчедән мин телеграм каналларда "менә бу сүз иреге ичмасам" дигән мәгълүмат күргәнем юк. Анонимлыктан файдаланып, кешегә пычрак ыргытуны сүз иреге дип әйтеп булмый. Инде СМИларда чыккан мәгълүматка нигезләнгән уйлануларны да сүз иреге дип әйтә алмыйм. Мин “Менә бу мәгълүматны Татарстандагы бер генә ММЧ” да бастырмаячак дигән телеграм канал мәгълүматын күргәнем юк. Билгеле, берәр кызның Инстаграмдагы ярымшәрә фотосы кырыена “карагыз бу фахишәне” ише язу куеп язучы ММЧ табылмаска мөмкин, әмма сүз иреге булмаганга түгел, ә моны әхлаксызлык яки кирәксез әйбер дип тапканга.Сүзем шул – булган чараларны файдаланырга кирәк. ММЧ күп һәм күптөрле, өстәвенә социаль челтәрләр бар. Телеграм ябылса, анда эшләргә ияләнгән кешеләргә башкасына ияләнү кыен булачак, шул гына. Сүз иреген кысу хисен тоярмын дип уйламыйм.

Фото: https://droidbug.com/

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев