Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Фирдүсне - кәҗә, Әбрине - эт, Нурзадәне сыер дәвалый: Татар эстрадасында зоотерапия

Хайваннар кешенең кәефен аера, тынычландыра. Бу дәвалау ысулы зоотерапия дип атала. Бу дәвалау ысулы бөтен дөньяда билгеле. Африкада фил яки крокодил, Австралиядә көнгерә ярдәмендә дәваланалар. Көнгерә һәм филләре булмаган татарлар песи, эт һәм сыер булышлыгы белән дәвалана. “Татар-информ” безнең “йолдызларның” нинди хайваннар ярдәмендә дәвалануын ачыклады.

Зоотерапияне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да таный

Хайваннар терапиясенең нәтиҗәсе бар икәне билгеле, әмма аның сәбәпләрен аңлата алмыйлар. Кеше белән хайванның энергияләре алышына – кеше үз тискәре энергиясен хайванга “тапшыра”, хайван аны уңай энергия белән тәэмин итә дигән теория гына бар.

Хайваннар кешенең кәефен аңлый, сүзсез дә тыңлый, тынычландыра. Йонга аллергия булмаган очракта хайваннар белән дәвалауның бернинди зыяны юк дип уйланыла. Дәвалый торган хайванга карап зоотерапиянең һәр төренә аерым исем биреп чыкканнар. Әлегә исемсез булган очраклар да бар. "Интертат" андый терапия ысулларына исемне үзе уйлап тапты.

"Кәҗәтерапия": Тямаевның кәҗәсе хатын урынына өендә тора

Фирдүс Тямаев "кәҗәтерапия" организмга файда китерә дип саный. Җырчыга Кукмара Сабан туенда кәҗә бүләк иткәннәре турында хәбәр иткән идек.Бүләк ителгән кәҗәнең бәтиләгәне турында да яздык.

Фирдүстән кәҗәсенең хәлен сорагач: “Хатын урынына өйдә тора,” – дип шаяртып җавап бирде.  Элегрәк кәҗә Фирдүснең иң яратмаган хайваны булган. Ә монысын якын иткән: “Күземә карады да кочагыма ук кереп утырды, үзенә гашыйк иттерде. Дәвалыймы ул мине, юкмы – анысын әйтә алмыйм, ләкин күзләренә карасаң, үзенә күрә бер тынычлык аласың”, – ди җырчы.

Фирдүсне хайванның акыллы булуы, үзен юып-чистартып торуы, тәрбияле булуы гаҗәпләндергән. Җырчы белдерүенчә, хайваннар сердәш, дус була, аларның үзенә күрә бер энергетикасы бар.

“Балаларның хәрәкәтләрен, теле ачылганын күзәтеп торган кебек, хайваннарга да карап торганда, “Аллаһы Тәгалә боларны ничек тудырган икән” дип уйлап куясың. Тәрбияләп тә була аларны. Хайван кешегә караганда акыллырак, мәрхәмәтлерәк була – баласын ташламый, үзенекен яклый”, – ди Фирдүс.

Фелинотерапия: Песи Рафаэль Латыйпов кызларының холкын үзгәрткән, Әбри әтисенең аягын дәвалаган

Ана песиләр кешенең эчке әгъзалары авыруыннан һәм какшаган нерв системасын дәвалый. Мәчеләр остеохондроз, радикулит, артрозны киметә, диләр.

Җырчы Динә һәм Рафаэль Латыйповларның игезәкләре Илнара һәм Динараның балачактан мәчеләре булган. “Саранскидан алып кайткан мәче чи йомырка белән кыяр ашый иде, авырып китсә, уколлар ясап дәвалый торган идек,” – ди Илнара. Кызлар мәченең югалуын авыр кичергән – студент чакларына хәтле песи асрамаганнар.

Илнара үзенең игезәк сыңарында Морза исемле песи булуын әйтте.

- Исемен дә озак уйладык. Бездә булганда бергә ятып йоклыйбыз, аңа массажлар да ясыйбыз әле. Динараның балалары тугач, Морза икенче плангарак күчте. Кешенең үз песие булганда аның холкы яхшыга үзгәрә, чөнки песи үзе йомшак, җылы, яныңда бөтерелеп кенә йөри. Ул сыйфатлар кешегә дә күчә. Моңсу чагыңда яныңа мәче килеп мырылдый башласа, кәефләр күтәрелеп китә, – дип сөйләде ул.

Алып баручы Данияр Хәбриевның (Әбри Хәбриев) песие әтисен дәвалаган. “Әтиемнең, күп йөрү сәбәпле, аякларында кан тамырлары кабара иде. Кич телевизор каршына утыргач, өйдәге песиебез аякларына менеп утыра да, әти “рәхәт булып китә” дип әйтә торган иде”, - ди Данияр.

2003 елда студент Данияр авариягә юлыккан, баш мие селкенгән. “Андый чакта ятып кына торырга кушалар. Үзе сизгән төсле, песиебез баш турысына килеп ята иде. Баш авыртулары кимегәнен хәтерлим”, - дип искә ала ул.

Канистерапия – этләр белән дәвалау

Этләр белән аралашу сабыйларны диабетның I төре белән авырудан саклап калырга мөмкин. Өч мең баланы күзәткәннән соң фин галимнәре шундый фикергә килгән. Ләкин этләрнең балаларга ни рәвешле тәэсир итүен аңлата алмаганнар.

Этләр ярдәмендә нерв системасы авыруларын дәвалыйлар – неврастения, истерия, невроз, психастения. Аутизмның катлаулы формалары белән иза чиккән балаларның бу терапиядән соң хәлләре яхшырган. Этләр кеше канындагы шикәр дәрәҗәсе үзгәрүен, яман шеш авыруларын ис буенча аера. 

Маэмайлы кешегә хәрәкәтсез утыру да янамый. Дүрт аяклы дусты булган кешегә көненә кимендә ике тапкыр урамга чыгарга туры киләчәк. Саф һавада җәяү йөрү кешене йөрәк-кан тамырлары авыруыннан коткара.

Әбри Хәбриев песиләр белән генә түгел, этләр белән дә дус. Эте турында Данияр җылылык белән искә ала. Аның инстаграм битендә дә этенә багышланган сүзләре бар. Ул этләрдән беркайчан курыкмаган, тыныч кына торсаң, беркайчан ташланмый алар, ди.

- Этләр, яратканымны сизепме, гел бөтерелеп йөри минем янда. Урамнан алып кайткан соңгы этем Лаки исемле, авылда яши. Моңарчы алып кайткан этләр ирекле йөреп югалды, йә җәрәхәтләнде. Монысы тышта бәйдә тора. Бәйдә озаграк яшәр дип ышанам. Бик акыллы, минем белән карда аунарга ярата, – ди ул.

Данияр балачагындагы дуслары - авылда үзара тату яшәгән мәче белән этен искә ала. Данияр хайваннар иректә яшәргә тиеш, ди. Ул шәһәр фатирында биктә асрап хайваннарны азапларга ярамавын әйтте. Кызлары мәче сораса да, әлегә анысын да алмый тора, хайван асрауны зур җаваплык, ди.

- Хайваннар биктә тора алмый. Эт асраучыларның фатирларына кергән бар. Этнең табигый исе бөтен җиргә аңкый. Ә еш юып торсаң, эткә салкын тия, – ди Данияр.

"Сыеротерапия": Кешелекне чәчәк авыруыннан коткарган, Нурзадәне тынычландырган

Кеше заты сыерны 8 мең ел элек асрый башлаган. Ул ит-сөт белән генә тәэмин итеп калмый, кешелекне куркыныч чәчәк авыруыннан (оспадан) коткарган хайван.

XVIII гасыр ахырында галимнәр сыер савучыларның чәчәк авыруы белән чирләмәвенә игътибар иткән. Сыер чәчәк белән авырганда, аның җилемендә кешенекенә охшаш үлекле бетчәләр чыга. Бу сыердагы чәчәк авыруы. Шушы вирус сыер савучыларның кулларындагы ярага эләгеп, бу чирдән прививка ясаган. Шушы үзенчәлекне аңлагач, галимнәр чәчәк авыруыннан вакцина уйлап чыгарган.

Җырчы Нурзадә шәһәрдән кайтып кергәч, туры абзарга кереп китә торган булган: “Бозауларның, сыерларның колакларын кашып, сөйләшеп ала идем. Бездә куяннар, тавыклар, әтәч бар иде. Савылган сөтне беренче булып әтәч килеп эчә торган иде. Шундый матур кәҗә бәтиләре дә бар иде. Аларның ашаганнарын, тыныч кына көйшәп торганнарын күзәтеп торсаң, күңел тынычланып китә. Дөрес, әни авырып киткәч, хайваннарны бетерергә туры килде,” – ди җырчы.

Нурзадә дә шәһәрдә хайван асрауга каршы. Берничә ел элек фатирында мәче яшәгән. Нурзадәнең әнисе “ник тилмертәсең шуны” дип әйтә торган булган. “Үзем белән авылга алып киткәч, песиемә анда никадәр рәхәт, иркен булуын аңладым. Чыннан да фатирда тилмергән икән”, – ди Нурзадә.

Ул кайвакыт кешегә караганда хайваннарга мөнәсәбәте яхшырак булуын әйтте.

- Гөнаһсыз җан ияләре бит алар, ничек яратмаска мөмкин! – ди Нурзадә.

Иппотерапия - атлар белән дәвалау: ДЦПла балаларны дәвалый, Чәчкәне куркыта

Белгечләр полиомиелит, сколиоз, балаларның церебраль параличы булганда атта йөрүнең нәтиҗәле булуын күптән исбатлаган. Ат ярдәмендә дәвалау үзәкләре илледән артык илдә эшли. Казан ипподромында да иппотерапияне кулланалар.

“Балаларга” (“Детям”) иҗтимагый хәйрия оешмасы җитәкчесе Аделина Минһаҗева ДЦП, аутизм, Даун синдромы булганда иппотерапия кулланылуын сөйләде. Дәвалау эффекты атка атланып йөрү нәтиҗәсендә ирешелә.

“Иппотерапия комплекслы рәвештә дәвалау методы буларак куллана, аның максатлары төрле булырга мөмкин. Инвалидлык группасы бирелмәгән, ләкин үсеш тоткарлыгы күзәтелгән балаларга иппотерапия бик файдалы. Сөйләм тотлыгуы яисә теле ачылып китә алмаган балаларга файдалы тәэсир мисалларын китерергә мөмкин. Бу очракта балалар психик яктан үзгәреш кичерә, ныгый”, – диде җитәкче.

Аделина әйтүенчә, атлар янында балалар тынычлана – аутист балаларның дөньяны танып белү җиңеләя, ә ДЦПдан азапланганнарының атта йөргәннән соң мускуллары йомшара.

“Массаж ясаган вакытта, балалар елый, аларның тәне авырта. Атта йөргәндә, баланың арка мускуллары табигый рәвештә ныгый, ләкин ул массаждагы кебек дискомфорт кичерми”, – ди ул.

Ә менә клибында атлар белән төшкән җырчы Чәчкә хайваннарның дәвалый торган сәләте барлыгына шикләнеп карый. Аның кечкенә вакытта тутый кошы, эте, мәчесе булган. “Баянда уйный башласам, этем урындыкка утырып улый башлый торган иде”, - ди ул. Ә менә атлардан курка икән. “Кечкенә вакытта ике тапкыр егылганым бар, шуннан куркып калдым һәм аларның ничек дәвалаганын күз алдыма да китермим,” – ди ул. 

Җырчы сөйләвенчә, клипта атлар белән төшәр өчен үз-үзе белән озак көрәшкән.

Сарыкотерапия

Сарык йоны үзе коры килеш калып, суны эченә ала. Нәкъ шундый "коры җылылык" салкын тигәндә булыша, шулай ук микозлардан саклый. Йон составында ревматизм, радикулит авыруларын җиңеләйтә торган ланолин да бар. Кан йөрү системасы тотрыксыз булган очракта да сарык йоныннан бәйләнгән бияләй-оекбашлар киеп йөрү булыша.

Дөятерапия: Бәвеле рактан коткара!

Сарык йоны сыйфатлары белән дөянекенә охшаш. Дөя йоны аллергия чыгармый, ә сөтендә диабетикларга файдалы инсулин бар.

Язучы Заһид Мәхмүди малларны ит өчен генә тотарга кирәкми дип сөйләде. 

- Малсыз йортны җансыз йорт итеп күрәм. Аяк арасында тавыгы, әтәче булмаса, йортның җаны булмый.

Язучының хуҗалыгында сарык, ишәк, үгез, тавык, хәтта дөяләр бар. Язучы сөйләвенчә, җәй көнендә көтүгә чыккан ишәк, дөяләрен карарга күп халык җыела. Заһид абыйның дөяләре Гоби чүлләрендә йөри торган бактриан токымыннан. Бу төр дөяләр илле градус эссегә дә, салкынга да чыдый икән. Дөяләр ярты елга сигез килограмм йон бирә.

- Мөхәммәд пәйгамберебез дөянең бәвелен дә эчәргә рөхсәт иткән. Бәвелләре яман шеш күзәнәкләрен ашап бетерә, – дип сөйләде Заһид абый.

Ул хайваннарга карата рәхимле булырга кирәклеген әйтә.

- Алар белән сабыйларча сөйләшергә кирәк. Ишәге белән дә матур итеп сөйләшергә, аны аңлый белергә кирәк. Чыбыркыга тотынсаң, ишәк өч-дүрт ай гафу итми. Сөйләшкәндә дә дорфа кыланырга ярамый. Дөяләр дә шулай. Камчы белән селтәнеп йөрсәң, алар сине соңыннан үзләре үк таптап китә ала. Сүзне дә аңлый алар. “Әйдәгез, егетләр” дип кычкырсаң, дөясе дә, ишәге дә өйгә таба юнәлеш ала.

Гирудотерапия – сөлек белән дәвалау

Дәвалау эффекты сөлекнең селәгәе кешенең канына сеңүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу селәгәй эчке әгъзаларның функцияләрен рәткә китерә, инсульт, инфарктны булдырмаска ярдәм итә. Шул ук вакытта аның тискәре йогынтысы да булырга мөмкин – сөлек селәгәе канның оешуын акрынайта. Түбән кан басымлы, авырлы хатыннарга һәм онкология белән авыручыларга сөлекне куллану тыела.

Апитерапия – бал кортлары агуы белән дәвалау

Бал кортларының агуы авыртуның интенсивлыгын, баш миенең шешен киметә, мидәге кан әйләнешен яхшырта, какырыкны сыегайта, ашказан эшчәнлеген, метаболизмны яхшырта. Шешенү, радикулит, артрит һәм башка авыруларны дәвалау өчен кулланыла. 

Шулай да умарта агуы барыбер агу булып кала. Аның 0.2 граммы үлемгә китерә. Дөрес, 500-1000 бал корты чакканда гына кеше организмына шушы күләмдәге агу керә. Бал корты белән дәвалану туберкулез белән авыручыларга, йөкле һәм имезүче хатыннарга, аллергия булганнарга куллану катгый тыела. 

Дельфинотерапия 

Дельфиннар терапиясен аерым искәртеп үтәргә кирәктер. Бу терапия балаларның акыл үсеше тоткарланган вакытта, Даун синдромы, аутизм, астма, ишетү системасы тоткарлыгы очракларында кулланыла. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын, яман шешне дәвалавы билгеле. Дельфиннар кешегә югары ешлыктагы ультразвук ярдәмендә тәэсир итә. Күзәнәкләрне “селкетеп”, ультратавыш файдалы матдәләрнең организмга тизрәк сеңүенә ярдәм итә. Моннан кала, ультратавыш организмда тоткарланган суны “куа”.

“Анималотерапия” узган гасырның 70 елларында аерым бер медицина тармагы буларак барлыкка килгән. Башта аны Англиядә, психиатрия хастаханәләрендә кулланганнар, соңыннан бу дәвалау төре башка илләргә дә таралган. 

"Балыкотерапия": Ир белән хатынны талашудан саклый

Аквариумда йөзгән балыкларны 15-20 минут дәвамында күзәтеп тору тынычланырга ярдәм итә, күңел төшенкелегеннән коткара, дип саный белгечләр. Балыклар сабыйларга да дөньяны танып белергә, яхшы укырга ярдәм итә икән. Бүлмәдә су парланып торганга кеше яхшырак йоклый, ул салкын тию һәм астма авыруларыннан да азат булачак. Кайбер белгечләр фикеренчә, балыклар гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытырга да ярдәм итә.

Кошлар сайравы терапиясе

Кошлар сайравының дәвалы булуын Борынгы Һиндстанда ук күзәткәннәр. Кошларны күзәтеп тору һәм аларның сайравын тыңлау нерв системасына уңай тәэсир итә: ул кешене тынычландыра, юата, сулышны һәм йөрәк тибешен тигезли.

"Әрләнотерапия": Кешене юмарт итә!

Әрлән, диңгез чучкасы һәм башка кимерүчеләр белән аралашу кешегә ачык һәм юмарт булырга ярдәм итә, ди белгечләр.

Кәлтә, бака, елан терапияләре - нервларны тәртипкә китерик!

Бака, кәлтә, елан, ташбакалар – никадәр генә гаҗәп тоелса да, әлеге төр хайваннарны күзәтеп тору да кешенең нерв системасына уңай тәэсир итә, дип саный галимнәр. Бу хайваннар белән аралашу неврастения, үпкә авыруы, эпилепсия авыруларын җиңеләйтә икән.

Истә тотарга кирәк, һәр авыру комплекслы рәвештә дәваланырга тиеш. Зоотерапия дәвалауның бер булышчы төре генә булырга мөмкин. Табиблар белән киңәшмичә, үзлегеңнән дәвалану күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу мәкалә дәвалану өчен кулланма буларак түгел, таныштыру максатыннан язылды.

 

Автор: Динә ШӘМСЕТДИНОВА
Фото: Татьяна Волкова рәсеме

http://www.intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев