15 апрель 2025 яңалыклары
-
Мичән авыл җирлегендә өмәләр башланды.
Биләмә территориясеннән чүп җыю эшендә мәктәп укучылары, учреждения хезмәткәрләре актив катнашты.
-
Ак Барс Банк запустил акцию «Курс на выгоду»
С 15 апреля Ак Барс Банк запустил акцию «Курс на выгоду» для новых держателей карт «Ак Барс Карта» и «Ак Барс Карта Premium».
-
Татар Икшермәсе авылында яшәүче Гарипова ( Ибраһимова ) Тәслимә Ибраһим кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Гарипова (Ибраһимова) Тәслимә Ибраһим кызы, 1935 елның 15 апрелендә Саба районы Татар Икшермәсе авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Әтисе – Гыйләҗетдин улы Ибраһим, әнисе – Әхмәтзакир кызы Мәликә. Әтисе Ибраһим, сугыш башлану белән, 1941 елның август аенда сугышка китә. “Ул көнне бик яхшы хәтерлим. Авылыбыздан бу көнне күп ир-атны сугышка озаттылар. Бөтен кеше елый, саубуллаша, ә мин көлеп барам. Чөнки мин ат арбасында әтиемнең алдында утырып барам бит. Сугышның нәрсә икәнен аңламаган бала вакытым...” – дип искә ала Тәслимә апа әтисен сугышка озатуын. Әтисен кабат күрү бәхете туры килми аларга, “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә кайта. 1942 елның сентябрендә Гарипова (Ибраһимова) Тәслимә Татар Икшермәсе авылында урнашкан җидееллык мәктәбенә укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач, 1947 елны фермага сыер савырга керә, башка төрле авыр эшләрдә башка. Чөнки күпчелек ир-ат сугышта, ә авылда – хатын-кызлар. Әле Тәслимә апа эшли торган бригада Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга да җибәрелә.
-
Олы Нырты авылында яшәүче Җиһаншина Мәликә Мулләхмәт кызын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Җиһаншина Мәликә Муллзхмәт кызы 1930 елның 15 апрелендә Саба районы Югары Симет авылында, әтисе урманчы булу сәбәпле кардонда туа. 1941 елда әтисенең туган ягы Чәбия Чүрчи авылына кайтып урнашалар. Шул ук елда сугыш башлану сәбәпле әтисен сугышка алып китәләр. Сугыш еллары бик авыр була, әтисе киткәч 5 бала белән әнисе ялгыз кала. 12 яшендә Мәликә Мулләхмәт кызы зурлар белән бер рәттән басуда эшли, көтү көтэ, фермада терлеклэргэ торак ясыйлар. 18 яшьтә Кукмарага вагон төяргә бара, Лесхозда кул пычкысы белән урман кисә.
-
Саба районы гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм «Җиңү Волонтерлары» Бөек Ватан сугышында һәлак булган районыбыз геройларына куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү өчен берләштеләр.
Саба районы гимназиясенең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм «Җиңү Волонтерлары» Бөек Ватан сугышында һәлак булган районыбыз геройларына куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерү өчен берләштеләр.
-
Экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрелә.
Экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрелә.
-
Мамадыш шәһәреннән «Яшьлек» командасы бронза медаль белән кайтты!
12 апрель көнне Мамадыш шәһәрендә «Юбилейный» спорт комплексының беренче мөдире Р.Р. Сәйфетдинов истәлегенә 2016 елгы яшьүсмерләр командалары арасында футбол буенча турнир узды.
-
Арташ авыл җирлегендә өмә булып узды.
Арташ авыл җирлегендә өмә булып узды.
-
2025 елның 12 апрелендә Мамадыш шәһәрендә «Комбоигры 2.0» Республика ярышлары узды.
Балалар иҗат үзәге командасы составында М.Г. Зарипов җитәкчелегендә Саба гимназиясе укучылары һәм П.В.Осипов җитәкчелегендә Шәмәрдән “Үсеш” лицее укучылары катнашты.
-
14 апрель көнне «Саба-Арена» спорт мәктәбендә язгы өмә булып узды.
Язгы өмә учреждениенең күркәм традициясе, ул коллективны берләштерә, игелекле һәм файдалы эш башкарырга, табигать, туган бистә турында кайгыртучанлык күрсәтергә сәбәп бирә.
-
12 нче апрель көнне Олы Кибәче авыл клубында укытучылар коллективы, укучылар катнашында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Йөрәктән - йөрәккә» дип исемләнгән хәйрия концерты булып үтте.
Концерттан җыелган акча махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче егетләргә ярдәмгә юнәлдереләчәк.
-
2025 елның 10-13 апрелендә Саба-Арена базасында Россия Өстәл теннисы федерациясе команда чемпионатының 4 туры узды.
«А» югары лигасы ярышларында ир-ат катнашучылар (командалар): ГБО ДО РА «СШ №3»-Шагди (Майкоп шәһәре) Факел-1 (Оренбург шәһәре) Газовик (Ухта шәһәре) «Nordman» (Псков шәһәре) Авиатор (Тубэн Тагил шәһәре) КГБУ ДО «КСШОР» (Барнаул шәһәре) Куединские буйволы (Куеда шәһәре) Сабы-Татарстан (Байлар Сабасы) «Самаратрансавто» (Самара шәһәре) Родной край (Кинешма шәһәре) МГФСО - Резерв (Мәскәу шәһәре) ЦПСР И ССК (Томэн шәһәре) СШОР №2 (Санкт-Петербург шәһәре) КНТ «Москва» (Мәскәу шәһәре) Комета (Санкт-Петербург шәһәре) Барс (Казан шәһәре) УОР №1 - Москомспорта (Мәскәу шәһәре)
-
13 апрельдә «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы бүлегенә чираттагы якшәмбе Лига узды, анда 22 команда катнашты.
Беренче Лига. 1 урын «Кукмор» командасы (Шәфиков/ Нугъманов) 2 урын «Стига» командасы (Галиакбреров Р.) 3 урын «ВЕКА» командасы (Вәлиуллин А./ Даулиев Г.)
-
От 2 500 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы!