Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар Икшермәсе авылында яшәүче Гарипова ( Ибраһимова ) Тәслимә Ибраһим кызын 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Гарипова (Ибраһимова) Тәслимә Ибраһим кызы, 1935 елның 15 апрелендә Саба районы Татар Икшермәсе авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Әтисе – Гыйләҗетдин улы Ибраһим, әнисе – Әхмәтзакир кызы Мәликә. Әтисе Ибраһим, сугыш башлану белән, 1941 елның август аенда сугышка китә. “Ул көнне бик яхшы хәтерлим. Авылыбыздан бу көнне күп ир-атны сугышка озаттылар. Бөтен кеше елый, саубуллаша, ә мин көлеп барам. Чөнки мин ат арбасында әтиемнең алдында утырып барам бит. Сугышның нәрсә икәнен аңламаган бала вакытым...” – дип искә ала Тәслимә апа әтисен сугышка озатуын. Әтисен кабат күрү бәхете туры килми аларга, “хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә кайта. 1942 елның сентябрендә Гарипова (Ибраһимова) Тәслимә Татар Икшермәсе авылында урнашкан җидееллык мәктәбенә укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач, 1947 елны фермага сыер савырга керә, башка төрле авыр эшләрдә башка. Чөнки күпчелек ир-ат сугышта, ә авылда – хатын-кызлар. Әле Тәслимә апа эшли торган бригада Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга да җибәрелә.

1957 елда Тәслимә Ибраһим кызы Татар Икшермәсенең уңган егете, тракторчы Гарипов Нәҗип белән тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы 5 балалары дөньяга килә: 4 кыз, 1 малай. Бердән-бер малайлары авырту булып туа һәм 16 яшендә якты дөньядан китә. Шулай итеп аларга бала югалту ачысын да татырга туры килә. Еллар үтә, Тәслимә апа белән Нәҗип абый иңгә иң куеп бергә “алтын туйларын” да каршылыйлар. Ләкин 2008 елда тормыш иптәше авырып китә һәм вафат була.
Гарипова Тәслимә хәзерге көндә олы кызы Венера һәм аның гаиләсе белән Татар Икшермәсе авылында гомер итә. Олы яшенә дә карамастан калган балаларын да, оныкларын да каршы ала, озата. Кош-кортлар үстерүдә, өй тирәсендәге вак эшләрдә дә булышып йөри.
Бүгенге көндә 4 кызы, 9 оныгы, 7 оныкчыгы һәм 1 оныкчыгының улы бар. Тәслимә апа иң бәхетлеләрнең берседер, чөнки ул үзе белән бергә бишенче буын нәселен күреп яши.
Юбилярыбыз “Ана даны”, “Хезмәт ветераны” медалләренә ия.

Хөрмәтле Тәслимә апа!
Сезне ихлас күңелебездән үзегезгә генә хас бәйрәмегез, туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Сез бит бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
Без телибез сезгә исәнлекләр,
Ак бәхетләр,тыныч картлыклар.
Кайгылар урап үтсеннәр дә,
Китмәсеннәр килгән шатлыклар.
Маңгайларны сырлап буразналар үтсен,
Тик борчулар гына күрмәгез.
Яшәгез сез матур итеп,
Яшәү дәртегез мәңге сүнмәсен!
Хөрмәтле Тәслимә апа !
Бәйрәмегез мөбарәк булсын. Көннәрегез матур, имин, якты булсын. Балаларыгыздан гел игелекләр генә күреп, изгелекләр генә тоеп муллыкта, тынычлыкта, онык-оныкчыкларга куанып яшәгез. Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле, гомерегез хәерле булсын
Алдагы гомер елларыгызны тынычлыкта , муллыкта , кадерле һәм хөрмәтле кеше булып яшәп үткәрергә язсын.

Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Иске Икшермә авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев