Олы Нырты авылында яшәүче Җиһаншина Мәликә Мулләхмәт кызын 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Җиһаншина Мәликә Муллзхмәт кызы 1930 елның 15 апрелендә Саба районы Югары Симет авылында, әтисе урманчы булу сәбәпле кардонда туа. 1941 елда әтисенең туган ягы Чәбия Чүрчи авылына кайтып урнашалар. Шул ук елда сугыш башлану сәбәпле әтисен сугышка алып китәләр. Сугыш еллары бик авыр була, әтисе киткәч 5 бала белән әнисе ялгыз кала. 12 яшендә Мәликә Мулләхмәт кызы зурлар белән бер рәттән басуда эшли, көтү көтэ, фермада терлеклэргэ торак ясыйлар. 18 яшьтә Кукмарага вагон төяргә бара, Лесхозда кул пычкысы белән урман кисә.
1953 елда Мәликә Муллахмәт кызы Гәләви улы Нуретдингә кияүгә чыгып 3 кыз тәрбияләп үстерәләр.1982 елда ире Гәләви улы Нуретдин вафат була.
Хәзерге вакытта бер кызы газоаппаратта эшләп лаеклы ялда, икенчесе медицина өлкәсендә 44 ел эшли, төпчек кызы "ООО СХП Нырты" хуҗалыгында склад мөдире булып эшли.
Мәликә Муллахмәт кызы Саба колхозында 38 ел эшләп лаеклы ялга чыга.
Хәзерге көндә Мәликә Муллахмәт кызы Олы Нырты авылында кече кызы гаиләсе белән матур итеп гомер итә.
Мәликә Муллахмәт кызы бик бай, аның 5 оныгы 5 оныкчыгы бар.Ул әле дә өй тирәсендә эшләп тәмле итеп ашарга пешереп торучы.
Хөрмәтле Мәликә апа!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, күңел тынычлыгы телибез. Бәйрәмегез мөбарәк, көннәрегез матур, имин, якты булсын. Балаларыгыздан гел игелекләр генә күреп, изгелекләр генә тоеп муллыкта, тынычлыкта, онык-оныкчыкларга куанып яшәгез. Киләчәк көннәрегез тыныч, картлыгыгыз кадерле, гомерегез хәерле булсын.
Гомер елларыгызны тынычлыкта, муллыкта, кадерле һәм хөрмәтле кеше булып яшәп үткәрергә язсын.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек,бәхет,шатлыклар
Зур хөрмәт белән Саба муниципаль районы, район советы башкарма комитеты, Олы Нырты авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев