14 июль 2017 яңалыклары
-
«Җиләк җыймый калган җәй ул – бушка узган җәй»
Быел җиләк тә булмас инде дип аһ-ваһ килгән идек, борчылуыбыз юкка булып чыкты. Җиләк бар һәм күп! Яшел Үзән районының Большие Ключи авылында яшәүче Рәмзия Дәүләтшина: «Каен җиләген бер атна элек үк җыя башладык, суыткычларыбыз шыплап тулды инде», - ди.
-
Elvin Grey: "Киемемә игътибар итмәгез, нәрсә кушсалар, шуны киям" [+фото, видео]
Чаллыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте. Бу җәйдә яңгырларны мулдан биреп, әмма, бер дә ялгышмыйча, бәйрәмнәргә аяз көннәр күрсәткән табигать бу юлы да сынатмады дисәк була: яңгыр иртәнге тамаша азагында гына явып, кичкесенә көн матурланырга да өлгерде. Шуңа да, гаиләбез белән бергәләп, концертка киттек.
-
"Кояшны ике көн эләктереп калдык"
Печәнсез калырга ярамый! Авыл бу көннәрдә әнә шул рух белән яши. Ел соңарып килә, печән әзерләр көннәр алда әле дигән якты хыялда торучылар бихисап. Синоптикларның сүзендә дә өмет сизелә. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, журналистлар белән очрашу вакытында күктә өч көн кояш торса, кабат яңгырларны сагына башларбыз әле, диде.