Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Elvin Grey: "Киемемә игътибар итмәгез, нәрсә кушсалар, шуны киям" [+фото, видео]

Чаллыда шаулап-гөрләп Сабан туе үтте. Бу җәйдә яңгырларны мулдан биреп, әмма, бер дә ялгышмыйча, бәйрәмнәргә аяз көннәр күрсәткән табигать бу юлы да сынатмады дисәк була: яңгыр иртәнге тамаша азагында гына явып, кичкесенә көн матурланырга да өлгерде. Шуңа да, гаиләбез белән бергәләп, концертка киттек.

Артистлар төрлесе төрлечә чыгыш ясады: берсенең мәйданда җырлауны гадәти эш итеп кабул итүе йөзенә чыккан, икенчесенең зур концертка чакырганнарына сөенгәне күренә, өченчесе халкына хезмәт итә алуына ихлас сөенеп, моңлы тавышы белән көен суза. Әмма бүген минем Башкортстан кунагы, Elvin Grey псевдонимы астында чыгыш ясаучы Радик Юльякшинга аерым тукталасым килә.

Беренче тапкыр мин Радикны катнаш концертта күрдем. Шул вакытта аның энергетикасына шаккаттым. Ул тамашачыны артыннан ияртеп, ниндидер күңелле, шау-шулы атмосферага алып кереп китү сәләтенә ия. Бермәл артка борылып караганда, яшьләр генә түгел, залда утыручы өлкән яшьтәге яулыклы әбиләр дә, кулларын югары күтәреп, дәррәү алкышлап утыра иде. Ул концертта егет татарча 4-5 җыр башкарды. Бераз вакыттан соң, тагын шундый күтәренке кәеф порциясе алырга дип, аерым концертына да бардым. Һәм менә Радик белән өченче очрашуым.

Реклама



Алып баручылар Elvin Grey исемен атауга, трибунага гына сыймыйча, мәйданның уртасын да тутырып басып торган халык бер дулкын булып алга ыргылды. Озын буйлы егетләр, кызларын кочаклаган хәлдә, халыкны ера-ера, сәхнәгә таба юнәлде. Безнең яннан үтүче шактый яшьтәге абзый да, хәләл җефетен кулыннан сөйри-сөйри, алгарак барып басарга тырышты. Мәйдан кысылды, кечкенәрәк буйлы кызларга өстәге күк йөзе генә күренерлек булып калды. Бөтен тирә-якны яшь кызларның шат тавышы, егетләрнең сызгыруы күмде. Менә Радик үзе дә сәхнәгә атылып чыкты, шул мизгелдә үк барлык тамашачыны буйсындырып, үзенең дөньясына бөтереп алып кереп китте. Халык аның белән бергә җырлады, биеде, күңел ачты. Егет үзе дә бу чыгыш ясавыннан ләззәт ала иде. Халык Радиктан, Радик халыктан бетмәс-төкәнмәс энергия, көч җыя иде кебек. Күпчелек тамашачы телефоннарын өскә күтәрде, сәхнәдә барган тамашаны социаль челтәргә куяр өченме, яңадан кайтып карар өченме, яздырып калырга тырышты. Бу бер яктан унайлы да булды: Радик, сәхнә буйлап йөргәндә, берәр озын буйлы егет артына «качкач», концертны берәрсенең телефоны экраныннан гына карарга мөмкинлек туды. Бермәл, гадәттәгечә, кызыксынып, артка борылып карадым һәм искиткеч тамашага тап булдым: бөтен тирә-якны көй тактына кушылып биегән кечкенә «йолдызчыклар» баскан - халык, телефоннарындагы утларын кушып, искиткеч атмосфера тудырган. Татар көйләренә бар да рәхәтләнеп күңел ачты. Бер әйбер бәхәссез: Радик мәйданны дер селкетте, олысын да, кечесен дә биетте, татарча җырлатты, кәефен күтәрде.

Егет концертларында гел искәртеп килә: киемемә артык игътибар итмәгез, мине стилистлар үзләренчә киендерә, нәрсә кушсалар, шуны киям, ди. Башка вакытта, гадәти булмаса да, аның сәхнә костюмнары заманча, төрле стильләргә буйсынып тегелгән булса, бу концертта аның киеме ниндидер икеләнүле тәэсир калдырды.

Ә бер әйбер күңелне тырнады: оятсыз текстлы җыр. Бәлки, башка төбәктәгеләргә бу «батадыр» да, әмма бездә халык, ни әйтсәң дә, тыйнаграк, бөтен нәрсәне ачып салырга өйрәнмәгән. Шул нисбәттән Радикка әйтәсе килгән сүзем шул: яшьләрнең кумирына әйләнеп, аларны артыңнан ияртү сәләтең бар икән, аны файдалы якка җигәргә кирәктер, мөгаен. Син ни генә җырласаң да, халык сине тыңлый, үз итә, шуңа да, мәскәүле поп-җырчыларга ияреп, теләсә нинди «тозсыз» текстлар куллануның хаҗәте юк. Репертуарыңа игътибарлырак булсаң иде. Син рус, чит ил җырларын гына тыңлаган, аларның ритмнарын гына үз иткән татар-башкорт яшьләрен үз телләребездәге җырларга кайтардың. Дөрес, җырларыңның көйләре безнеңчә үк булып бетмәсә дә, текстлары - үзебезчә, һәм яшьләрдә шушы җырларың аша татар-башкорт телләренә кызыксыну уята алуын - хөрмәткә лаек. Алга таба да сиңа уңышлар юлдаш булсын, яраткан хезмәтеңнән тәм табып, туган телебезне торгызуга өлешеңне кертеп, үзең хыялланган сәхнәләрне яуларга язсын!

Гүзәл Мәрдәнова, Якты юл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев