Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Җиләк җыймый калган җәй ул – бушка узган җәй»

Быел җиләк тә булмас инде дип аһ-ваһ килгән идек, борчылуыбыз юкка булып чыкты. Җиләк бар һәм күп! Яшел Үзән районының Большие Ключи авылында яшәүче Рәмзия Дәүләтшина: «Каен җиләген бер атна элек үк җыя башладык, суыткычларыбыз шыплап тулды инде», - ди.


Казанга, Тура базарына да алып барып сатучылар күп икән. Бер майонез чиләге җиләкне 500 сумга саталар. Балтач райо­ныннан да махсус килеп җыеп, Казанда сатучылар бар, ди.

- Авыл башындагы кырда ике ел рәттән каен җиләге күп булып өлгерә. Бөтен Яшел Үзән халкы, хәтта Казаннан да килеп җыялар. Яңгыры да куркытмый, зур плащ­лар киеп чыгып китәбез. Нәфес дигән нәрсә дә бардыр инде. Кыр­да тагын калды бит дип, икенче көнне дә чыгып китәбез. Бакчада да җиләк өлгергән, анысын җыярга вакыт юк. Өйдәге эшләр дә калып тора. Кыр тулы халык булды бу арада, Сабан туена җыелганнар диярсең. Ирләре хатыннарын кырдан алып кайта алмый, тегеләре: «Әле җыябыз», - дип карышалар. 76 яшьлек бер таныш апам бар, җиләк ашарга яратмый, ә җыяр­га ярата, - ди Рәмзия.



Җиләктән кышка күп итеп запас та булдырганнар. Барысын да шикәр комы белән кушып изәләр дә, контейнерларга тутырып, суыткычка туңдырырга куялар. Әле узган елгы кайнатмалары да тора.

Дәүләтшиннар атна буе көн дә унар литр җиләк җыйган. Безгә җиләк кырында очраган бер апа исә, көненә унбиш литр җыйган вакыт та булды, диде.



- Кырда җиләк өлгергәндә, авыл кешесе ничек тыныч күңел белән ятсын инде. Җиләк җыймый калган җәй ул бушка узган җәй булып чыга. Большие Ключи авылы кырында каен җиләге күп дигәч килдек. Гаҗәп монда җиләк, бер чүмәшкән җирдән әллә никадәр җыеп була, - ди ул.
Күп кенә районнарда җир җиләге дә өлгерә башлаган. Әйтүләренә караганда, анысы да быел хәйран булырга охшаган.

Илназ җиләкләре

Халык телендә виктория дип атап йөртелә торган бакча җиләгенә дә яңгыр комачауламаган. Саба районының Лесхоз бистәсендә яшәүче Илназ Зиннәтуллин да, җиләк уңышы әйбәт, диде безгә. Күрше Килдебәк авылында ул ике гектар җирдә җиләк үстерә, кырда барысы 70 мең төп үсенте үсеп утыра. Узган елны бер гектарыннан сигез тоннадан артык җиләк җыйганнар. Быел берничә йөз килограмм җыеп алырга өлгергәннәр.

- Яңгырлар күп булса да, шөкер, җиләк череми. Үз җае белән әкрен генә чиратлашып кызаралар. Быел фәкать соңга калып кына өлгерәләр. Җиләге күп, ­ниһаять, кояш та чыкты, төп уңышны шушы көннәрдә алырбыз дип ниятләп торабыз, - ди ул.
Моннан өч ел элек, 19 яшендә, яшь фермер буларак, ул 700 мең сум субсидия алган. Эшкә тотынганчы, җиләк үстерү белән шөгыльләнүчеләр янына барып, аларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп кайткан. Үзебезнең республикада гына түгел, чит төбәкләргә дә барган. Венгриядә дә булып кайткан.

- Беренче елны кемдер җиләкнең уңышын алмый, чәчәкләрен кисеп чыга икән. Икенче берәүләр моны кире кага. Мин исә ике ысулны да сынап карарга булдым. Ярты кырның чәчәген кисеп чык­тык. Икенче елны алары да, киселми калганнары да яхшы уңыш бирде. Җиләкне үстерү авыр булмады, аның каравы сатып алучыларны табу проблема булды. Хәзер инде, Илназ җиләкләре дип, үзләре килеп алып бетереп китә. Заказлар күп, җыеп өлгереп булмый, - ди әңгәмәдәшем.

Алар җиләкне генә түгел, үсентеләрен, ягъни мыекчаларын да саталар. Җиләк эшендә Илназга авыл кешеләре дә булыша. Өч кеше рәсми рәвештә эшли, сезон вакытында тагын сигез кешене җәлеп итәләр. Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын быел гына тәмамлаган егет киләчәктә җиләк үстерү мәйданын киңәйтергә уйлый.

Саубуллашканда, Илназ газета укучыларга үзенең киңәшен дә бирде:
- Җиләкнең уңышын җыеп алгач та, гадәттә, төбенә кадәр кисеп алалар. Әлеге эшне соңга калдырыр­га ярамый, ә вакытында өлгермәсәгез, кисеп тә тормагыз, югыйсә ул кышын үлә. Моны язга гына да калдыра аласыз. Ул бик тиз үсә.

Бер-ике киңәш

Реклама


Каен җиләген кышка сак­ларга суыткычка куяр алдыннан бер кг җиләккә кг ярым шикәр комы кушып, яхшылап изеп болгатыгыз.



Кайнатма

1 кг бакча җиләге, 2 кг шикәр комы, 1 стакан су кирәк була. Җиләкне юып, эмаль савытка салабыз. Шикәр комы кушып, төнгә калдырабыз. Аннары өстенә су салып кайнатабыз. Өстендә җыелган күбекләрен алып торабыз. Әзер кайнатманы банкаларга тутырабыз.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев