14 май 2024 яңалыклары
-
«Звёзды из Завтра» яшь талантлар конкурсының финалы.
13 нче май көнне Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Звезды из Завтра» дип исемләнгән яшь талантлар конкурсының финалы узды.
-
Татарстан Республикасы территориясендә Шторм кисәтүе.
2024 елның 15 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта - 2...-7°, Казан шәһәрендә - 2..-4° кырау булуы көтелә .
-
Картинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге, Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Тататрстан Республикасы Кубогы узды.
11-12 май көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге, Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Татарстан Республикасы Кубогы узды.
-
«Иң милли тәрбияче - 2024»
13 майда Ямаширмә «Йолдыз» балалар бакчасында «Иң милли тәрбияче - 2024» республикакүләм конкурсының йомгаклау туры узды.
-
«Дулкын» радиосының «Китапханәче сүзе» тапшыруында бүген Явлаштау авылы китапханәчесе Тәгъзимә Галиева катнашты.
Гаилә елы уңаеннан авылның иң күркәм гаиләсенең җылы учагын саклаучы, балалары, оныкларына милли һәм дини тәрбия орлыклары салып үстергән Халисә апа Галимҗанова һәм аның оныгы Рәфидә дә тапшыруның кунагы булдылар.
-
Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы башлана.
Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисади форумы башлана.
-
«Алтын каләм» яшьләр матбугаты фестивале финалистлары Казанга җыелды.
«Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале быел беренче тапкыр берничә ай дәвамында үткәрелә.