Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Звёзды из Завтра» яшь талантлар конкурсының финалы.

13 нче май көнне Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Звезды из Завтра» дип исемләнгән яшь талантлар конкурсының финалы узды.

Сәхнәдә Татарстан Республикасының зур шәһәрләрендә узган масштаблы сайлап алу турлары барышында жюри тарафыннан сайлап алынган иң талантлы һәм сәләтле башкаручылар чыгыш ясады.

Меңләгән катнашучылар арасыннан финалга иң яхшы 30 гына чыкты, алар арасында Х. һәм А. Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында укучы Илназ Усманов та бар иде. Үзенең остазы Айдар Фәтхуллин җитәкчелегендә Илназ үзенең осталыгының югары ноктасына җитә һәм Татарстан Республикасының данлыклы "La Primavera" камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясау хөрмәтен ала.

Илназның чыгышы яшь талантның триумфы гына түгел, ә бөтен Саба районы өчен дә зур горурлык булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев