«Дулкын» радиосының «Китапханәче сүзе» тапшыруында бүген Явлаштау авылы китапханәчесе Тәгъзимә Галиева катнашты.
Гаилә елы уңаеннан авылның иң күркәм гаиләсенең җылы учагын саклаучы, балалары, оныкларына милли һәм дини тәрбия орлыклары салып үстергән Халисә апа Галимҗанова һәм аның оныгы Рәфидә дә тапшыруның кунагы булдылар.
Рәфидә бүгенге көндә Казан шәһәрендә "Идел" яшьләр журналында эшли, иҗат белән шөгыльләнә. Тапшыруда ул үзе язган "Иң зур сер" дип исемләнгән хикәясеннән өзек тә укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев