14 апрель 2023 яңалыклары
-
Иртәгә Дулкын радиосында «Леон-авто» машиналар салоны вәкиле Ранил Бариев «Җанлы әңгәмә» тапшыруында кунакта
Кунагыбызга кызыксындырган сорауларыгызны биреп бүләкләр ота алачаксыз. Безне туры эфирда тыңлагыз. FM 105,6 ешлыгында эшлибез. Тапшыру 17 сәгатьтә башлана. Студия телефоны 8(84362) 2-31-11. Шулай ук тапшыру ВК төркемебездә дә туры эфирда трансляцияләнәчәк!
-
Быел Саба районында зур Ифтар мәҗлесе бишенче тапкыр узачак
16 апрель, якшәмбе көнне,18:00 сәгатьтә сезне Саба урта мәктәбенә (яңа мәктәп) ифтар мәҗлесенә чакырабыз. Билетларны Саба Җәмигъ мәчетеннән алырга була. Тоткан уразаларыбыз савапка булсын🤲
-
«Һөнәрләр илендә» проекты
Бүген «Атна» информацион программасында Саба аграр көллиятенең икътисадчылар һәм бухгалтерлар факультеты белән таныштырабыз. Чыгарылыш 17.30 да башлана.
-
Күбекле алма пирогы🍏🍎
Иң беренче эш итеп, алмаларны әзерлибез.
-
Бу атна ахырында, ягъни 16 нчы апрель, якшәмбе көнне христиан динендә булучылар Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көнен бәйрәм итәчәкләр
Бу көннәрдә без Шәмәрдән авылында яшәүче христианнар белән очрашып, бәйрәмгә әзерлек барышы белән танышып кайттык.
-
«Сабантуй» күңел ачу комплексы ресторанында ифтар мәҗлесе үтте
Байлар Сабасындагы «Империя цветов» кибете хуҗасы Гөлнара Галимова тормыш иптәше Айдар, каенанасы Сания ханым белән «Сабантуй» күңел ачу комплексы ресторанында ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәҗлескә Саба, Теләче, Казаннан 100 дән артык кунак чакырылган иде. Ифтарны Рамил хәзрәт Юныс алып барды. Изге рамазан ае дәвам итә. Тоткан уразаларыбыз савапка булсын. Амин.
-
Доноры «Транснефть – Прикамья» пополнили банки крови четырех регионов
В акции по сдаче крови и ее компонентов приняли участие работники пяти районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления предприятия. Волонтерское мероприятие прошло в День мецената и благотворителя России и было приурочено к празднованию 30-летия ПАО «Транснефть».