Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бу атна ахырында, ягъни 16 нчы апрель, якшәмбе көнне христиан динендә булучылар Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көнен бәйрәм итәчәкләр

Бу көннәрдә без Шәмәрдән авылында яшәүче христианнар белән очрашып, бәйрәмгә әзерлек барышы белән танышып кайттык.

Бу атна ахырында, ягъни 16 нчы апрель, якшәмбе көнне христиан динендә булучылар Пасха бәйрәмен каршылый. Пасха алдыннан православие динендәгеләр ураза тота. Пост вакытында сөт, балык, йомырка һәм итле ашлардан баш тарталар.  Һәм озакка сузылган посттан соң мул табын әзерлиләр. Элек-электән килгән гореф-гадәт буенча бәйрәм куличлары пешерелә, йомыркалар буяла. Әлеге ризыкларны изгеләндерү дигән төшенчә дә яши. Бу көнне христиан халкы, бер-берсенә изге теләк әйтеп, йомырка бүләк итә. Тормыш символы булган йомыркаларның саны күбрәк булган саен, шатлык-сөенечләр дә чиксез була дип санала, диләр. Без Шәмәрдән авылындагы Храм районыбызда бердәнбер һәм ул 2004нче елдан бирле эшләп килә. Биредә барлык дини йолалар да башкарыла. Ә күршедә 2017 елда нигез салынган яңа храм. Ул эчке эшләре тәмамлангач хезмәт күрсәтә башлаячак. Пасха бәйрәме якынлашканда бәйрәм алды гыйбадәтләре үтә. Прихожаннар бу көннәрдә гөнаһларын ярлыкауны сорыйлар, күңелләрен чистарталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев