Реклама
Аш-су
Күбекле алма пирогы🍏🍎
Иң беренче эш итеп, алмаларны әзерлибез.
Кирәгенчә турап, шикәр комы, ванильле шикәр кушып болгатабыз, бераз суы чыккач, сыер мае салып газ өстендә болгата-болгата пешерәбез. Алмалар йомшак булып, карамель рәвешендә пешә. Пирогка салганчы алмаларны суытабыз.
Әче камырны майланган биек табага салабыз, әзер алманы салып , камыр пешкәнче духовкада пешереп алабыз. Пирогның аслары килгәч, алып, шикәр комы белән купертелгән йомырка агын алмалар өстенә сылыйбыз. Яңадан бер 5-7 минутка духовкага озатабыз. Пирогның өстен артык кызартмау шарт. Кискәндә суыту мөһим! Чәйләрегез тәмле булсын!👍🏻🍰
Рецепт авторы: Гөлчәчәк Каримуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев