13 август 2018 яңалыклары
-
Авылда яшәүче аналардан бер тапкыр түләнелә торган бала акчасына гаризалар кабул ителә
2018 елның 10 августына әлеге төр түләүләргә беренче баласын тапкан Татарстанның 1 039 хатын-кызы һәм 205 өченче баласы өчен гариза биргән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
-
Чия желесы
Кирәк: * төше алынган чия – 1 кг; * шикәр комы – 900 г; * ысланган төшле караҗимеш – 6-8 данә; * желатин – 2 аш кашыгы.
-
Соңлап тотылган җавап
Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куюга, бер-бер артлы “СМС” хатлар килә башлады. Ул аларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, “икмәгең” шул. Машинасына утыргач, шылтыратуларны барлады да, иң беренче булып әнисенең номерын җыйды: – Әни, шылтыраткан булгансың икән, берәр йомышың бар идеме? – Балакай, йомыш дип инде... Бу ялга кайтасызмы?
-
Татарстанда иген кырларының 40 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән
Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.
-
Терлекчелек тармагының 8 айлык эш нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә
/
-
Алдану: Башкортстаннан 100гә якын хаҗи Мәккәгә оча алмаган
"Хаҗ-фонд" туристлар оешмасыннан алданган хаҗиләр Согуд Гарәбстанына бара алмау сәбәпле, акчаларын кире кайтарыр өчен суд юлына басарга җыена. Башкортстаннан 98 хаҗи 4 нче августта Мәккәгә очып китә алмады. Яр Чаллыда теркәлгән "Хаҗ-фонд" оешмасы мөселманнарның изге җиренә барыр өчен туристларга квота таба алмаган. Күрше республикада яшәүче хаҗиләр путевкаларны ярты ел элек Уфада ачылган офиста сатып алган булган. Юлламаның хакы - 95 меңнән алып 190 меңгә кадәр. Татарстан республикасының туризм буенча комитеты элегрәк хәбәр итүенчә, АҖО "Хаҗ-фонд" компаниясе Согуд Гарәбстанына җибәрүче туристик операторлар исемлегеннән алынган һәм бу елны Мәккәгә хаҗ кылуны оештыру буенча аккредитациядән мәхрүм ителгән.
-
Данир Сабиров Филипп Киркоров белән очрашкан?
Данир Сабиров инстаграмга шушы фотоны куеп, рус эстрадасы легендасы Филипп Киркоровның популяр бер җырының сүзләрен язып куйган. Халыкның бер өлеше фотода чыннан да Филиппмы-юкмы дип баш вата, калганнар бу кеше, дөрестән дә, бикини кигәнме дип сораулар яудыра. Тагын бер өлеше кауый-каурый якасы турында “вертолёттан артып калган” дип көлә.
-
Татарстанда 11 меңгә якын кеше рәшәткә артына озатылган. Тоткыннарны кем саный?
Быелның июлендә Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең махсус хисап бүлекчәсенә йөз ел булды.
-
В Сабинском районе РТ скорый поезд насмерть сбил мужчину
ЧП произошло возле села Шемордан.