Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

 Чия желесы

Кирәк: * төше алынган чия – 1 кг; * шикәр комы – 900 г; * ысланган төшле караҗимеш – 6-8 данә; * желатин – 2 аш кашыгы.

Эш барышы:

1. Чиянең төшен алабыз. Төш җыелып барган тәлинкәне юмыйбыз, ул кирәк булачак.


2. Җиләкне үлчәп карыйбыз.1 кило төшсез чиягә 900 грамм шикәр туры килә.

3. Чиягә шикәр комы сибеп болгатабыз. Салкынча урында 2 сәгать тотабыз.



4. Төшләр җыелып барган тәлинкәдә сок җыелып килде түгелме? Желатинны күпертер өчен яраклы ул. Сокны гына калдырабыз.



5. Шунда желатин салабыз. Болгатып калдырабыз. Берникадәр вакыттан соң сез сокның чия коймагына әйләнгәнен күрерсез.


5. Ике сәгать үттеме? Чия согын җибәргән булырга тиеш. Сүрән утка куябыз. Кайнап чыккач тагын 5 минут тотабыз да, суытабыз. 

6. Суынгач кабат сүрән утка куеп, кайный башлавын көтәбез. Караҗимеш өстибез. (Караҗимешнең ыслаган булуы желебызга кабатланмас тәм өстәр.) Кабат кайный башлагач, 30 минут утта тотабыз.



7. Савытны уттан алып, желатиннан хасил булган чия коймагын чиягә салабыз. Эреп беткәнче болгатабыз.


8. Кайнар килеш банкаларга агызабыз, капкач белән каплыйбыз һәм бүлмә температурасында суынырга калдырабыз. Соңыннан суыткычта суытабыз. Алга таба салкынча урында саклыйбыз.

Марина Дмитриева
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев