Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Авылда яшәүче аналардан бер тапкыр түләнелә торган бала акчасына гаризалар кабул ителә

2018 елның 10 августына әлеге төр түләүләргә беренче баласын тапкан Татарстанның 1 039 хатын-кызы һәм 205 өченче баласы өчен гариза биргән. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Узган ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин «Балачак унъеллыгы» милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде. Болар – керемнәре төбәктәге яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга  ким булган гаиләләрнең беренче балаларына аталган түләүләр, ипотека әҗәтләү (кредитлау) программасы, кредит буенча ставканы субсидияләү, балалар сырхауханәләре төзү, белем бирү сыйфатын яхшырту. Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү «Республика матди ярдәм үзәгенә», бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аның 100 мең сум акча алуы каралган.

 

Фаразлар буенча, бүгенге көндә республикада андый хатын-кызлар саны 2,5 меңнән артып китәчәк. Шуларның 2 меңе беренче бала туган өчен, 400 ана исә өченче баласын тапкан өчен шушы түләүләрне алачак, дип күзаллана.

 

Татарстанда өченче баласын тапкан дәүләтнең шушы ярдәмен сорап мөрәҗәгать иткән беренче авыл хатыны Лаеш районыннан булып чыкты. Алар гаиләсендә 11 гыйнварда туган кыз бала күптән көтелгән сабый булу белән беррәттән, гаиләгә дәүләт ярдәмен алу өчен сөенечле сәбәп тә булды.

 

Фото: http://consultantpuls.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев