11 октябрь 2023 яңалыклары
-
Безнең иҗат төркеме «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыгында булып, андагы шартлар белән танышып кайтты
Сюжетны 13 октябрь 17 сәгать 30 минутта «Атна» информацион программасы кысаларында карый аласыз.
-
Татарстанлыларны бозлавык турында кисәттеләр
Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итүенчә Республика юлларының аерым участокларында 11 октябрьдә бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
-
10 нчы октябрь Cаба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге баян классы укучыларының «Безнең кадерле әтиләр өчен концерт» - викторинасы узды
Бу чараның төп максаты-улларын тәрбияләүдә әтиләрнең ролен ассызыклау, гаиләдә әтинең дөрес һәм уңай статусын формалаштыру, гаиләдә әхлакый - эстетик кыйммәтләрне формалаштыру. Әти-әниләр чарада актив катнаштылар, балаларының чыгышларын тыңладылар.
-
Килдебәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Саба ЗАГС бүлегендә кунакта
11 октябрь көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Гаилә белеме” курсы буенча, Килдебәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары МБОУ «Кильдебякская СОШ» кунакта булды. Укытучылары: тарих һәм җәмгыять белеме фәне, «Гаилә белеме» укытучысы Абдуллина Ләйсән Миннемөхәммәт кызы.
-
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә һәм Чәбия-Чүрчи мәдәният йортлары белән берлектә, Саба районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннары өчен экскурсия үткәрделәр
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү декадасы кысаларында, 9 октябрьдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә һәм Чәбия-Чүрчи мәдәният йортлары белән берлектә, Саба районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннары өчен «Ябалакта кунакта» паркында театральләштерелгән экскурсия үткәрделәр.
-
«Дулкын» радиосында Шекше авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Бөрлегән» балалар фольклор төркеме чыгыш ясады
«Дулкын» радиосында туры эфирда Шекше авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Бөрлегән» балалар фольклор төркеме чыгыш ясады.