Килдебәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Саба ЗАГС бүлегендә кунакта
11 октябрь көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Гаилә белеме” курсы буенча, Килдебәк урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары МБОУ «Кильдебякская СОШ» кунакта булды. Укытучылары: тарих һәм җәмгыять белеме фәне, «Гаилә белеме» укытучысы Абдуллина Ләйсән Миннемөхәммәт кызы.
Егетләр-кызлар ЗАГС бүлеге белән бергә һәм "Минем документлар" күпфункцияле үзәктә халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән дә таныштылар.
Укучыларны ЗАГС бүлегендә 1926 елдан башлап, төрле елларда гарәпчә, латинча, кириллицада язылган язмалар кызыксындырды. Үзләре туган ел - 2006-2007 еллардагы бала саны, язылу тәртипләре буенча, шулай ук сугыш елларында язылган китаплар зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев