Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә һәм Чәбия-Чүрчи мәдәният йортлары белән берлектә, Саба районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннары өчен экскурсия үткәрделәр
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү декадасы кысаларында, 9 октябрьдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә һәм Чәбия-Чүрчи мәдәният йортлары белән берлектә, Саба районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннары өчен «Ябалакта кунакта» паркында театральләштерелгән экскурсия үткәрделәр.
Аннары алар Саба урманчылыгы музеенда һәм Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Кыңгырау" музеенда булдылар. Бәйрәм азагында Лесхоз мәдәният йортында чәй эчү оештырылды, ул Саба район мәдәният йорты һәм Лесхоз мәдәният йортының "Шома бас" балалар бию коллективы хезмәткәрләре башкаруында якты һәм төсле концерт номерлары белән үрелеп барды.
Саба районы рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев