10 апрель 2025 яңалыклары
-
Төзекләндерү айлыгы кысаларында 10 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр тирә-юньне чистартуда катнаштылар.
Кирәк-яраклар белән коралланып, чүп-чардан, кипкән үләннән һәм былтыргы яфраклардан газоннарны җыештырдылар, агач-куакларны тәртипкә китерделәр.
-
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Тимершык авыл җирлегендәге оешма-предприятиеләрдә, шәхси хуҗалыкларда, урамнарда, чишмәләрдә тирә-якны чүпләрдән чистарту максатыннан өмәләр башланды.
Җыештыру эшләрендә җирлек халкы зур теләк белдереп актив катнаша.
-
Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залында йөкле пациентлар өчен атналык дәрес булды.
Лекцияне педиатр-табиб Хафизова Диләрә Илһам кызы укыды, ул яңа туган балага бүлмә әзерләү һәм аны карау үзенчәлекләре турында сөйләде.
-
«Абилимпикс»
Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп - интернаты» базасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты үсеш кысаларында авыр һәм күптөрле тайпылышлар булган затлар өчен «мөмкинлекләр фестивале» узды.
-
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Бигәнәй командасы актив катнашып, җирлек командалары арасында 3 нче урынны яулады.
Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
8 апрельдә, «Тургай» приютында онытылмас очрашу булды.
Аны оештыруда хәйрияче Золотарев Юрий Викторович ярдәм итте. Биредә шулай ук Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов та катнашты.
-
Ел саен 10 апрельдә дөньяның күп илләрендә абый һәм апа көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм гаилә тантаналары чиратын тулыландыра, алар туган кешеләр арасында якын мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә.🥰
-
От 2 500 000 рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы!