Саба үзәк район хастаханәсенең актлар залында йөкле пациентлар өчен атналык дәрес булды.
Лекцияне педиатр-табиб Хафизова Диләрә Илһам кызы укыды, ул яңа туган балага бүлмә әзерләү һәм аны карау үзенчәлекләре турында сөйләде.
Очрашуга шулай ук ЗАГС бүлеге начальнигы Вакказова Миләүшә Мөдәррис кызы һәм баш белгеч Мифтахова Гөлнара Мулланур кызы килде.
Миләүшә Мөдәрис кызы яңа дәүләт хезмәтләре сервисы — «бала туу Суперсервисы» аша бала тууны теркәү шартлары турында җентекләп сөйләде. Ул сабыйның беренче рәсми кәгазен алу өчен нинди документлар кирәклеге турында сөйләде.
Булачак әниләрнең барысына да тууны теркәү процедурасы буенча кыскача белешмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев